Мөслимдә беренче тапкыр биатлон ярышлары узды
Оешма-предприятияләр арасында 25нче кышкы спартакиада ярышлары дәвам итә. Спартакиада кысаларында 8 февраль көнне "Яшьлек" спорткомплексында биатлон буенча ярышлар үтте.
Биатлон ярышы районыбызда беренче тапкыр үткәрелде. Шуңа карамастан катнашучылар зур әзерлек белән килгән иде. Ярышта 9 команда катнашты. Нәтиҗәдә Мөслим лицее беренче урынны яулады. Район эчке эшләр бүлеге командасы икенче урынга лаек булды, Башкарма комитет командасы өченче урында калды.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев