Мөслим-информ

Мөслимдә бер сыерга уртача 1761 килограмм сөт савып алына

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, ел башыннан район буенча 8277 тонна сөт җитештерелде. Бер сыерга уртача 1761 килограмм сөт савып алынды.

"Туган як" агрофирмасында сыерлар мул продуктлы булулары белән аерылып тора. 6 айда һәр сыердан савып алынган сөт 2449 килограмм тәшкил итте, барлыгы 1837 тонна тулай сөт җитештерелде. Продукция хәзерләүләр пунктына югары һәм беренче сорт белән генә озатыла. Сөтнең майлылыгы да базис нормасыннан югары. Сыйфатлы сөт исә өстәмә акча чыганагы да булып тора.

Баланлыдан Рәзинә Габидуллинаның гаилә фермасында ел башыннан 117 тонна сөт җитештерелде. Реализация белән проблема юк: фермерлар берничә ел инде көнлек сөтне бер литрын 35 сумнан Яр Чаллы шәһәр халкына илтеп сата. Хәзерләүчеләргә 16-18 сумнан саткан ише түгел инде бу. Ләкин һәркем дә алай булдыра алмый шул.

- Продукция реализацияләү белән проблема инде. Шәһәрдә кыйммәт икәнен белсәк тә, анда барып сату мөмкинлегебез юк. Шулай булгач, очсыз хакка да канәгать буласың, - ди Тугаштан гаилә фермасы җитәкчесе Илсур Шиһапов.

Фермер бүген җиң сызганып терлек азыгы әзерләүгә керешкән. Люцерна катыш костер чәчелгән үләннең беренче катыннан печән әзерләргә исәбе. "Көннәр явымга китсә, массаны сенажга салырга туры килмәгәе", - ди ул. 100 дән артык мөгезле эре терлеккә кышкы чорга җитәрлек азык әзерләү өчен үлән басуыннан тыш, 200 гектарда арпа, бодай һәм азык катнашмасы да үстерә И. Шиһапов.

Бүген район хуҗалыкларында 60 тонна 300 килограмм сөт җитештерелә. Бер сыерга исәпләгәндә уртача 12,8 килограмм продукция туры килә. "Туган як" агрофирмасында бу күрсәткеч 15 килограмм. "Органик Групп" җәмгыятенә караган "Ык" һәм "Урожай" агрофирмаларында да сөт җитештерүдә җәйге чор мөмкинлекләреннән файдаланып калырга омтылалар. Гаилә фермаларында күрсәткечләр тагын да яхшырак. Рәзинә Габидуллина, Руслан Кәлимуллин 20 килограмм чиген узып эшли. Ринат Сәхипгәрәев, Илсур Шиһапов, Айдар Хәйруллин, Гүзәлия Сәетгалиева, Альфира Хафизова, Ленар Хафизов гаилә фермаларында сыерларның продуктлылыгы 16-13 килограмм тәшкил итә.

- Савым сыерлары җәйге чорда нигездә табигый көтүлекләрдә йөртеп ашатыла. Өстә азык урынына люцерна һәм клевер урып бирелә башлады. Утарларда салам өзелми, терлекләргә фураж белән бергә тоз, акбур кебек минераллар да бирелә, - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең терлекчелек бүлеге җитәкчесе Илгиз Бәширов.

Җәйнең үзенчәлекле килүе кышлату чорына азык әзерләүдә үз кыенлыкларын тудыра, билгеле. Башка елларда күпьелык үләннең беренче катыннан печән әзерләнгән булса, быел күпчелек хуҗалыкларда аны сенажга салалар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: