Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә берәү әнисен пычак белән үтерергә янаган

Район прокуратурасы 38 яшьлек Л-га карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплап чыкты. Ул РФ Җинаять кодексының 119 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (үтерү белән яисә сәламәтлеккә авыр зыян китерү белән янау) гаепле дип табылды.

Суд билгеләгәнчә, 2017 нче елның 25 маенда 16 сәгать 30 минут тирәсендә Тойгелде авылындагы үз йортларының кухнясында исерек хәлдәзге Л. кухня пычагын белән янап, әнисенә үтерү белән яный. Әнисе янауны чынлап кабул итә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аны 8 ай сынау вакыты белән шартлы рәвештә 6 айга иректән мәхрүм итте.

Суд карары үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X