Мөслим-информ

Мөслимдә бер гектарга уртача бирем 35 центнерны тәшкил итә

Районыбызда урып-җыю эшләре дәвам итә. Район буенча барлыгы 690 гектарда бөртеклеләр җыеп алынды, шуның 200 гектары арыш, 490 гектары арпа культурасы. Район буенча тулаем җыем күрсәткече 2415 тонна, бер гектарга уртача бирем 35 цетнер тәшкил итә.

"Намус" агрофирмасы 200 гектарда "Рыжик" культурасын җыюны төгәлләде. "Туган як" агрофирмасы 300 гектарда, "Урожай" агрофирмасы 200 гектарда арпа җыеп алды. "Ык" агрофирмасы 100 гектарда арыш суктырды. Шулай ук "Авзалов" фермер хуҗалыгы солы культурасын, "Нуретдинов" фермер хуҗалыгы карабодай культурасын аударуга керештеләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: