Мөслим-информ

Мөслимдә "Автобус" операциясе узды. 4 кеше җаваплылыкка тартылган

Пассажирлар транспортында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатында, 10-24 июль көннәрендә районда "Автобус" оператив-кисәтү операциясе узды. Аның барышында ЮХИДИ хезмәткәрләре район территориясендә пассажирлар йөртүнең торышын, транспортның төзеклеген тикшерде.

"Шәһәрара һәм заказ буенча йөрүче, шулай ук эксплуатация вакыты ун елдан артып киткән автобуслар аерым игътибарга алынды", - дип хәбәр итә ДАИ хезмәткәрләре. Операция вакытында автобуста тахографлар урнаштырмаган - 2, утлары эшләмәгән - 1, куркынычсызлык каешы булмаган 1 райондашыбызга административ беркетмәләр төзелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: