Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә алимент түләмәгән әти кеше хөкем ителде

Өч елдан артык алимент түләмәгән әти кеше хөкем ителде. Район прокуратурасы 46 яшьлек Мгка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 157 маддә 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (ата-ананың алимент түләмәве) гаепләнә. Суд билгеләгәнчә, 2014 елдан башлап, ул балигъ булмаган ике баласын тәрбияләү өчен һәрберсенә 3425...

Өч елдан артык алимент түләмәгән әти кеше хөкем ителде. Район прокуратурасы 46 яшьлек Мгка карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 157 маддә 1 бүлегендә каралган җинаять кылуда (ата-ананың алимент түләмәве) гаепләнә.

Суд билгеләгәнчә, 2014 елдан башлап, ул балигъ булмаган ике баласын тәрбияләү өчен һәрберсенә 3425 сум алимент түләргә тиеш. Әмма узган өч ел эчендә ул бер тапкыр да алимент түләмәгән. Нәтиҗәдә алимент буенча бурычы 219 мең сумнан арткан.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа шартлы рәвештә, 1 ел сынау вакыты белән хезмәт хакының 5 процентын дәүләт файдасына тоту белән сигез айга төзәтү эшләре рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә керде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев