Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә 9 кеше җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлек кулланган өчен тоткарланган

3 июльдән 10 июльгә кадәр Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлегенең дежур частенә 40 хәбәр керде. Бу узган атна белән чагыштырганда 12гә кимрәк.

Бер караклык очрагына аерым тукталасы килә. Район үзәгендә яшәүченең хуҗалыгыннан электр аычкысы урлыйлар. Тикшерү-оператив төркеме урынга чыккач, хуҗа кешенең мунчада танышлары белән исерткеч эчемлекләр эчүе ачыклана. Кәеф-сафа кору тәмамлангач, хуҗа шешәдәшләрен озата да үз мәшәкатьләре белән өйдән чыгып китә. Шуны гына көтеп торган "дуслары", кире мунчага кереп, бая күзләре төшкән электр пычкысын алып чыгып китәләр һәм аны саталар. Шул акчага "банкет"ны дәвам итү өчен спиртлы эчемлек һәм кабымлык юнәтәләр.

Ике очрак буенча җинаять эше ачылды. Җәмәгать тәртибен бозган өчен 165 беркетмә төзелгән, шул исәптән җәмәгать урыннарында исерек хәлдә йөргән өчен һәм җәмәгать урыннарында спиртлы эчемлекләр эчкән өчен 9 гражданин административ җаваплылыкка тартылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 141 беркетмә төзелде. 15 граждан башка төр административ хокук бозулар өчен җавап тотты.

Атна дәвамында ике юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк.

Кинәт үлү очраклары - 5. Узган атнада район территориясендә резонанслы җинаятьләр теркәлмәде, диләр район эчке эшләр бүлеге штабыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев