Реклама
Актив һәм сәламәт тормыш рәвеше алып бару өчен районда барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. 92 яссы корылмалар, 9 балалар мәйданчыгы һәм мәктәпләрдә булган спорт заллары бар.
Бүгенге көндә "Яшьлек" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында - 100 гә якын, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә - 432, "Нептун" йөзү бассейнында - 122, "Мизгел" яшьләр үзәге базасында 54 кеше спорт белән шөгыльләнә. Системалы рәвештә спорт юнәлешендә чыныгучылар саны - 8000 нән артык. Район укучылары, республикакүләм оештырылган ярышларда катнашып, 45 призлы урынга лаек булды. Ел әйләнәсе районда 105 спорт чарасы оештырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз