Мөслим-информ

Мөслимдә 6 меңгә якын эшләмәүченең пенсиясе артты

1 апрельдән пенсия коэффициентының бәясе 78 сум 58 тиен дип билгеләнде. Шул сәбәпле райондагы 5647 иминият пенсиясе алучы эшләмәүче пенсионерның пенсия күләме 0,4 процентка индексацияләнде. Артуның уртача күләме 22 сум 59 тиен тәшкил итте.

Эшләүче пенсионерлар индексация исәпләнгән пенсияне хезмәт эшчәнлеген төгәлләнгәннән соң, өч ай үткәч ала башлаячак. 1 апрельдән дәүләт пенсия тәэмин итүе буенча пенсия алучы 653 кешенең пенсия күләме дә индексацияләнде. Уртача арту 122 сум 30 тиен тәшкил итте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: