Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә 400гә якын хуҗалык умартачылык белән шөгыльләнә

Авыл хуҗалыгында нинди генә тармаклар юк: игенчелек, яшелчәчелек, терлекчелек, кошчылык, балыкчылык һәм ниһаять умартачылык. Бик борынгы бу һөнәрнең башы кыргый кортларга барып тоташа. Кайчандыр үз көннәрен үзләре күргән бөҗәкләрне кеше хуҗалыгына алып кайтып өй шартларына яраклаштыра.

Авыл хуҗалыгына караган тармак буларак, умартачылык та бераз вакыт кризис кичереп торды. Әмма соңгы елларда күп кенә шәхси хуҗалыклар бал кортларын үз итеп, аларны үрчетә башлады. Районда умарта тотучылар булып теркәлгән 390 шәхси хуҗалыкта 6567 баш умарта бар. Шулар арасында 150 баш умарта асраучы Крип-Краснояр авылыннан Айдар Бикмөхәммәтовны, 100 баш тотучылар арасыннан Тойгельдедән Миргазыян Шәйхетдиновны, Бикмәчтән Николай Николаевны, Дусайдан Камил Шәеховны, Ташъелгадан Ринат Бәдретдиновны, Вәрәшбаштан Илдар Абдуллинны, Метрәйдән Сәет Шәйгәрдановны, Түрештән Гомәр Әхмәтшинны атап китәсе килә. 50-60 баш асраучылар арасында Котдус Бәдретдинов (Мөслим), Маис Шәрипов (Югары Табын), Гомәр Мәрданов (Тамьян), Ислам Муллакаев (Атлас), Светлана Микалова (Бикмәч), Рифкать Гәрәев (Сәфәр), Фәнис Дәүләтлв (Октябрь) һ.б. бар.

"Умарта асрауның ние бар, кыргый кортлар үз-үзләрен яшәтәләр бит әле", - диючеләр дә булыр. "Бер тиен дә чыгармыйча, керем кертә торган тармак", дип кызыгучылар да бардыр. Һәр өлкәнең үз мәшәкатьләре, үз нечкәлекләре бар.

Умарта сезоны апрель башында кышлаудан чыккан кортларны караудан башлана. Беренче эш итеп, умарталарның эчләре чистартыла, кечерәйтелә, җылытыла. Ашарларына беткән булса, көздән запаска калдырылган баллы рамнар куела, яки ширбәт суы бирелә. Әгәр ана корт кыштан йомырка салып чыккан булса, ашау мәсьәләсен бигрәк тә нык кайгыртырга кирәк. Чөнки әле бу вакытта кортларга очарлык һава торышы да, табигатьтә алар тукланырлык табыш та юк. Апрель азакларында талдан, үги ана яфрагыннан, соңрак тузганактан бөҗәкләр корт ипие җыялар. Бал икмәге (перга) кортлар җыйган чәчәк серкәсе. Аның составында бөтен билгеле витаминнар һәм аминокислоталар бар.аз канлылык, анемия, ашказаны җәрәхәте вакытында нәтиҗәле, иммунитетны көчәйтә.

Бер умарта елга 35 кг га кадәр ипи ашый. Июнь аенда, умарта үрчегәндә бал икмәге - кортларның төп ризыгы. Яңа салган уылларга эшче кортлар ипи, бал һәм суны кушып ана сөте ясап ашаталар. Күп кенә ширбәт бирә торган үсемлекләр май аенда чәчәк атып бетергәнлектән, июнь ае умартачылар телендә "ачлык ае" дип йөртелә. Нәкъ менә шушы вакытта корт ипие ярдәмгә килә.

Июньнең икенче яртысында табигатьтә бал үсемлекләре чәчәк ата башлый. Безнең якларда техник культуралардан кандала үләне (донник), азык үләне (эспарцет), люцерна, фацелия үстерелә. Табигый үсемлекләрнең һәрберсендә, урман-болыннардагы төрле чәчәкләрдә азмы-күпме ширбәт бар. Ә менә сукыр кычыткан, кура җиләге, гөлҗимеш, ак кливерда алар аеруча күп микъдарда. Элегрәк июль башында, соңгы елларда июнь азагында "баллар патшасы" юкә агачы чәчәк ата. Безнең район зонасында үсемлекләрдә бал барлыкка килү вакыты 10-15 көн. Бал ясалсын өчен уңай температура көндезләрен 28-30°C, төннәрен 18-20°C җылы булырга тиеш.

Кортлар уылларны, яңа туган бөҗәкләрне ашату өчен иң беренче тузганак балы җыялар. Ул сары төстә һәм сыек була. Июньнең икенче яртысында бал суыртучылар сукыр кычыткан балы белән сыйланачаклар. Балның төсе караңгы, хәтта кара дип әйтергә була. Ул йөрәк-кан тамырлары белән авыручыларга бик файдалы. Аерым суыртылган кандала үләне балы кан басымыннан интегүчеләргә ярдәм итә. Карабодай балын ашказаны-эчәк авыруларыннан куллансаң - шифасы тимичә калмый. Бу бал караңгы төстә һәм хуш исле була. Юкә балы халык арасында киң таралган, иң яратып кулланыла торган бал. Искиткеч хуш исле, саргылт төстәге бу балны салкын тигәндә,кәеф китеп торганда һәм гомумән, гадәти көннәрдә дә файдаланырга киңәш ителә. Чәчәк балы - төрле катнаш үсемлекләрдән җыелган бал. Ачык сары төстән алып, кызгылт төскә кадәр булырга мөмкин. Июль азагы, август башында рапс балы өлгерә. Иң тиз утыра торган бал, атна-ун көн эчендә куерып, шикәрләнеп чыга. Шул сәбәпле көнбагыш, рапс балын кышка ашатырга умартада калдырырга ярамый.

Күп кеше бал сатып алганнан соң: "Бал утырды, аңа шикәр комы кушылган булган ахрысы", дип дәгъвә белдерә. Бу ялгыш фикер. Составында сахароза (углевод) күп булган очракта бал чыннан да тиз куера. Ә фруктоза (җимеш шикәре) булганда, киресенчә, еллар буена да сыек халәтен саклый. Даими рәвештә 19-20 °C җылылыктагы бүлмәдә торганда да бал шулай ук куермый.

Кортларның бал җыя башлавын уыллар салынган рамнардан күрергә мөмкин. Оядагы уыллы рамнарның өске ягына бал салынып, кәрәз агара башлагач, умартага өстәмә корпус яки магазин куела. Бал җыелып, рамнар яртылыш ябыштырылгач аертырга мөмкин. Рамны тулысы белән ябыштырып бетергәнне көтү дөрес түгел, чөнки бу очракта кортларның бал җыюы тоткарлана. Бал аертканда кояшлы, җилсез көнне сайларга кирәк. Бу мәшәкатьле һәм "баллы" эшкә төштән соң тотыну мәслихәт. Кортлар иртәнге якта борчыганны яратмыйлар.

Иртә яздан башлап эшләгән эшегезнең нәтиҗәсе, ниһаять өстәлдә. Аертылган бал белән якыннарыгызны, күрше-тирәләрне дә сыйларга онытмагыз. Татар халкында "Бал - җитмеш төрле авыруга дәва" дигән әйтем бар, балыгызның файдасын һәм дәвасын күрергә язсын.

Мөслим районы умартачылык буенча дәүләт инспекторы Мәрьям Саламаева: "Быел кыштан умарталар исән-сау, авырмыйча чыктылар. Моның шулай булуына көздән авыруларны дәвалау һәм профилактик чаралар уздыру нигез булып тора. Корт гаиләләре арасында киң таралган нодематоз (эч китү), варраотоз (талпан), акарапидоз (черек авыруы) белән авырулар күзәтелмәде. Һәр авыруга үзенең дәвасы булган кебек, корт чирләренә каршы да төрле дарулар бар. Авыруны үз вакытында күреп алып, дәваларга кирәк. Умартачылык белән шөгыльләнә башлаучыларның сораулары булганда яки умарта кирәк-яракларына мохтаҗлык туганда авыл хуҗалыгы идарәсенең умартачылык бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин".

Наилә Сәлахова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X