Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә 35 яшьлек авыл депутаты җаваплылыкка тартылды

Район прокуратурасы 35 яшьлек авыл җирлеге депутатына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклады. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда (административ җәзага тартылган затның юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы) гаепләнә. 

       Суд билгеләгәнчә, гражданка исерек хәлдә автомобиль белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Бу хәлдән ул тиешле нәтиҗә ясамаган. 2018 нче елның 18 февралендә кабат руль артына исерек килеш утырган. Полиция хезмәткәрләре аны Элемтә авылы урамында туктата. 
       Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 3 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 160 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде. Карар үз көченә кермәде. 
Район прокуратурасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев