Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә 3 меңнән артык балага манту пробалары ясалган

Мөслим районында план буенча мәктәпләрдә һәм аграр көллияттә белем алучы укучыларга, балалар бакчаларына йөрүче барлыгы 3820 балага ноябрь-декабрь айларында диаскинтест, Манту пробалары ясалды.

Хәзерге вакытта Россиядә туберкулезны ачыклау өчен диаскинтест дигән яңа диагностика препараты эшләнде. Диаскинтест - туберкулез микобактерияләре өчен үзенчәлекле табигый антиген булып саналучы ике аксымнан гыйбарәт аллерген. Яңа препарат Манту реакциясе ясау өчен кулланыла торган туберкулинга караганда яхшырак һәм кеше авыру түгел икән, диагностика тестының тискәре нәтиҗәләре тизрәк билгеле була. Диаскинтест белән тикшерү Манту реакциясе шикелле ясала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама