Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә 18 әти алимент түләүдән качып йөри

Районның суд приставлары хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, районда алимент түләргә тиешле 125 кеше бар. Аларның 65е үз теләкләре белән алимент түләп барса, 43 әтинең алиментлары эш урыныннан тотып калына.

18 әтинең алимент түләүдән качып йөрүе дә мәгълүм. Ел башыннан РФ Җинаять кодексының 157 маддәсе буенча алимент түләүдән качып йөргәннәре өчен 4 кешегә җинаять эше ачылган. Гаеплеләр мәҗбүри эшкә тартылып, бүгенге көндә рәсми рәвештә эш урыннарында хезмәт куя. Алимент хезмәт хакының дүрттән бер өлешен тәшкил итә. Рәсми төстә эшләмәгән очракта алиментчы баласына ай саен 8100 сум акча күчереп барырга бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев