Мөслимдә 16 балигъ булмаган балага инспекторлар кисәтү ясаган
25 август - 5 сентябрь көннәрендә Мөслимдә юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга карата 120 административ беркетмә төзелгән. Шуларның 3се - исерек хәлдә руль артына утыручыларга карата. 4 машина йөртүче баласын махсус креслога утыртмаган өчен штрафка тартылды.
Юл йөрү кагыйдәсен үтәмәгән 16 балигъ булмаган балага "Тукта! Синең тормышың куркыныч астында" дигән карточка төзелгән. Тизлекне арттырган өчен - 33, куркынычсызлык каешы тагылмаган өчен - 17 беркетмә төзелгән. Соңгы ун көндә Мөслимдә 3 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев