Мөслим-информ

Мөслим үзәк китапханәсендә нинди үзгәрешләр бар?

Районда бүгенге көндә 33 китапханә халыкка хезмәт күрсәтә. Шуларның 31 е - үзәк китапханәнең авылларда урнашкан филиаллары. Районыбызның китап фонды бик бай, барлыгы 323 мең 556 китап исәптә тора. Шуларның 57 мең 188 е үзәк китапханәдә.

Дөньяда барган прогресс китапханәләрне дә урап үтмәде. Бүген китапханә китап алу, газета-журналлар белән танышу урыны гына түгел. Ул - яшьләрнең, өлкән буын вәкилләренең очрашу, аралашу урыны да. Ел дәвамында китапханәчеләр халык, мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә эшли. Милләтебезнең гореф-гадәтләре, йолалары белән үрелеп баручы түгәрәкләр оештырыла. Күренекле даталар, язучы, шагыйрьләрнең истәлекле көннәре игътибарсыз калмый. Һәркайсына багышлап, массакүләм чаралар үткәрелә. Бүгенге көндә үзәк китапханә тагын да ямьләнде, анда барлык уңайлыклар да тудырылды. Теләгән һәр кеше бушка интернет челтәреннән файдалана ала, 77 төрле газета-журнал белән танышырга иркен уку залы эшли. Интернет тормышыбызның күп өлешен алса да, китап укучыларыбыз кимеми. Район үзәгендә генә дә алар 3 меңнән артык. Тормышыбызны, хезмәтебезне җиңеләйтү өчен, бар нәрсәне компьютерлаштыру бара. Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы китапханәләрендә 2017 елдан һәр китап укучыга бердәм китап укучы билетлары бирелә башлады. Әлеге билетны һәр кеше алырга тиеш. Ул бер мәртәбә генә бирелә. Аның өстенлеге шунда: бердәм китап укучы билеты кулыгызда булса, сез, республиканың теләсә кайсы китапханәсенә кереп, китап алу мөмкинлегенә ия буласыз. Үзәк китапханәдә дә әлеге билетларны укучыларга тапшыру башланды. Бердәм китап укучы билетын алу өчен сезгә китапханәгә шәхесегезне дәлилләүче документлар (паспорт, ИНН, туу турында таныклык) белән килергә кирәк. Киләчәктә китап укучылар әлеге билет белән генә китап ала алачак. Халкыбыз гомер-гомергә китап укырга яраткан. Бүген дә китап сөючеләр аз түгел. Әмма шулай да үсеп килүче яшь буынга әйтәсе килә: юкка гына әби-бабаларыбыз "Китап - белем чишмәсе" димәгән. Китап кешене кеше буларак формалаштыра. Укыгыз, китапны яратыгыз.

Эльвира Мәгалимова, үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: