Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Мөслим үзенә тартты”

Авыл җирлегендә яшәү өчен хәзер бөтен шартлар бар. Яшьләр дә булган мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырыша. Тугаш авылында гомер итүче Миләүшә һәм Сирин Хуҗиннар да шундыйлар рәтендә.

– “Авылда яшим, авылда калам” дигән кешегә хөкүмәт программалары да йөз белән борылсын иде! Мин үзем “Туган як” агрофирмасында үлчәүче булып эшләдем, ләкин кыскартуга эләгеп, эштән китәргә мәҗбүр булдым. Дәүләт программаларына керәм дисәң, синең авыл җирендә, хөкүмәт оешмасында эшләвең төп шарт булып тора. Эшләр идең дә, сине көтеп торган эше юк бит аның! – ди Миләүшә Хуҗина.

Хуҗиннар төп йортта, әти-әниләре белән гомер кичерә. Каенана-каената белән яшәүнең дә бары тик яхшы якларын гына күрә Миләүшә. Кайтуыңа җылы аш көтеп тора, бала караулы. Эшне киңәшләшеп эшләү, бергә тормыш көтү күпкә җайлырак бит. Гаилә электән үк күпләп мал-туар тота. Авыл кешесенең бар карап торганы, бөтен куанычы мөгезле эре терлек тә, тавык-чебеш инде аның. Бу очракта Хуҗиннар да искәрмә түгел. Хуҗалыкта өч кышлау үгезе, өч савым сыеры, өч бозау, 20 баш сарык исәпләнә. Җәйгелектә күпләп кош-корт та асрый алар.

– Малларга азык әзерләү өчен үзебезнең техникабыз бар. “МТЗ” тракторы, тагылма агрегатлар, печән чапкычы, печән җыйгычы... Алары хуҗалык алып баручы күп кешедә бардыр инде. Бала-чага үскәндә бигрәк тә экологик чиста продукция булсын дисең бит. Аллага шөкер, оныкларыбыз кибет химиясен ашап үсми. Балалар белән бер дә сүзгә килми яшибез. Хезмәтебез дә, максатларыбыз да уртак. Күмәкләшеп эшләгәндә таулар да күчеререгә була, – ди Илгизә апа Хуҗина.

Гаилә башлыгы Фиргать абый да балаларның яшәү тәмен намуслы хезмәттә күрүләренә сөенә. – Элек гаиләләр ишле, бербөтен булып гомер кичергәннәр. Бу дөрес тә булгандыр. Төрле вакытлар була, яшәгәндә төрле сынаулар да очрарга мөмкин. Әти-әни ярдәм итеп торса, яшьләр киңәшләргә колак салса, талаш-ызгышларга урын калмый. Әби-бабай тәрбиясендә үскән балалар да игелекле, тәүфыйклы була. Балаларның, дәүләттән ярдәм алып, үз йортларын булдырасы, күпләп малтуар асрыйсы килә. Ләкин аның өчен бюджет оешмасында, авылда эшләү кирәк диләр. Теләге булган кешегә хөкүмәт тә ярдәм күрсәтсен иде! – ди гаилә тоткасы Фиргать Хуҗин. Авылда калам дип торган яшьләр хәзер күп түгел. Барысын да шәһәр ымсындыра. Озын берлек эзләп, калага юл тотучылар арта барганда, яшьләрне авылда калдыру турында хөкүмәт ныклап уйласын, “Авыл тоткасы – яшьләр” дигәннәре сүздә генә калмасын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев