Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим юлларының иминлеген тәэмин итүдә ниләр башкарыла?

Юллардагы иминлек, хәрәкәт куркынычсызлыгы һәрвакыт игътибар үзәгендә булырга тиеш. Чөнки социаль-икътисадый хәлнең торышы, тормыш сыйфатын күтәрү, халыкның шәхси иминлеген булдыру юллардагы вәзгыятькә турыдан-туры бәйле. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары, башкарма комитет каршындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча комиссия рәисе Илнур Әхмәтов белән әңгәмәбез шул хакта.

- Илнур Хатыйпович, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә нинди эшләр башкарыла?

- Техника һәм җәяүлеләр хәрәкәте югары булган район үзәгендә 2014 елдан бирле шактый күләмле эшләр башкарыла. Беренче чиратта тротуарлар салу буенча масштаблы эш эшләнде. Ел саен юл фонды средстволары хисабына һәм нефтьчеләр катнашында урам юлларын асфальтлау бара. Урамнарга яктырткычлар кую да юлларда иминлек булдыру максатында эшләнә. Узган ел авария куркынычы зур булган участокларда, бигрәк тә мәгариф учреждениеләре тирәсендә светофорлар белән җәяүлеләр өчен юл кичүе булдырылды. Ясалма калкулык көйләнгән урыннар да арта бара.

- Хәрәкәт тизлеген киметү максатында күрелгән чаралар да юллардагы куркынычсызлыкка киртә кую максатында эшләнә бит.

- Юлларда аварияләрне киметү максатында, районда ике "КРИС-П" комплекслы автомат видео фиксатор эшли. Алар ярдәмендә узган ел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6085 очрагы теркәлде. Юл-транспорт һәлакәте күп күзәтелгән урыннарда хәрәкәт тизлеген чикләү билгеләре урнаштырылды, кайбер урамнарда бер яклы гына хәрәкәт калдырылды.

Узган ел район территориясендә зыян күрүчеләр белән 10 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 1 кеше үлде, 11 кеше тән җәрәхәтләре алды. Әлеге һәлакәтләрнең төп сәбәпчесе - шоферларның юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәве, җәяүлеләрнең игътибарсызлыгы.

- Илнур Хатыйпович, юл хәрәкәте иминлеге турында сөйләгәндә, мәктәп автобуслары маршрутына да тукталу кирәктер.

- Районда шундый 12 автобус исәпләнә. Алар уңҗиде маршрут буенча 367 укучыны база мәктәпләренә йөртә. Автобуслар куркынычсызлык каешлары белән тәэмин ителгән, "ГЛОНАСС+112" системасына тоташтырылган. Шоферлар маршрутка - медицина тикшерүе, автобуслар техник карау үткәннән соң гына чыгарыла. Юллар торышы начараеп, мәктәп автобуслары хәрәкәтендә проблемалар туганда, аларга юл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре ярдәмгә килә.

- Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү юнәлешендә быел ниндиерәк эшләр башкарылачак?

- Быел Әлмәт-Мөслим автомобиль юлында 1,3 км озынлыкта яктырту җайланмалары урнаштырылачак, шунда ук светофор көйләү күздә тотыла. Район үзәгендәге Гагарин, Колхоз, Шашин урамнарында, Тукай урамындагы 19 нчы һәм 40 нчы йортлар ишегалдында, аграр көллият филиалы, "Ләйсән", "Миләшкәй" балалар бакчалары территориясендә барлыгы 8,4 млн сумлык асфальт-бетон юл җәеләчәк. Юл фонды средстволары хисабына Яшьләр урамында аграр көллият филиалы тирәсендә һәм "Ләйсән" балалар бакчасына илтүче юлда тротуарлар салыначак.

Әңгәмәдәш - Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X