Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районда тән җәрәхәте алу белән 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Район башкарма комитеты карары нигезендә “2017-2021 елларга ТР Мөслим муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” максатчан программасы кабул ителде. Әлеге программаны гамәлгә ашыруны һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе координацияли.

Район башкарма комитеты карары нигезендә “2017-2021 елларга ТР Мөслим муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын арттыру” максатчан программасы кабул ителде. Әлеге программаны гамәлгә ашыруны һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүне юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясе координацияли. Комиссия карары белән Мөслим авылының урамнарында юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарда хәрәкәт тизлеген чикләүче, “Берьяклы хәрәкәт”  билгеләре урнаштырылды. Хәрәкәт өстенлеген күрсәтүче билгеләр үзгәртелде, мәктәп маршрутларына комиссион тикшерүләр үткәрелде.

Район белем бирү учреждениеләрендә районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында чаралар даими үткәрелә. Инспекторлар балаларга юлда үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен аңлаталар, төрле бәйгеләр үткәрәләр. Мәктәп укучыларының 70 проценты тәүлекнең караңгы вакытында яктылык кайтаргыч элементлар куллана. Районда 21 маршрут буенча 12 мәктәп автобус йөри. Алар 370 укучыга хезмәт күрсәтә. Барлык автобуслар да укучыларның куркынычсызлыгын тәэмин итүче ГЛОНАСС системасына тоташкан, хәвеф кнопкалары белән җиһазландырылган. Юллар торышы канәгатьләнерлек булмау турында сигнал кергән очракта, юлларны карап торучы предприятие, авыл җирлеге, фермер хуҗалыкларының махсус техникасы ярдәме белән тиз арада автобусның мәктәпкә барып җитүе тәэмин ителә.   

САННАР

Узган ел ЮХИДИның район бүлекчәсе хезмәткәрләре 2721 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыклаган.

Комиссия белән берлектә ЮХИДИ бүлекчәсе “Главтатдортранс” учреждениесе адресына 26 күрсәтмә җибәрде. Алар вакытында үтәлде.

Юлларда аварияләрне киметү максатында районда 2 күчмә автоматик видеофиксацияләү “КРИС-П” комплексы эшли. Элеге комплексның урнаштыру урыннары даими күчерелеп тора. Алар ярдәмендә 4493 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу ачыкланган.

Узган ел районда тән җәрәхәте алу белән 20 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларда 3 кеше һәлак булды һәм 26 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәт алды.

Техника һәм җәяүлеләр хәрәкәте югары булган район үзәгендә юллардагы иминлекне тәэмин итү максатында 2014 елдан күләмле эшләр башкарыла. Беренче чиратта тротуарлар салынды. Юл фонды хисабына ел саен урам юллары асфальтлана, урамнарга яктырткычлар куела. Авария куркынычы зур булган участокларда, аерым алганда, мәгариф учреждениеләре янында, светофорлар урнаштырылып, җәяүлеләр кичүе булдырылды. Ясалма калкулык көйләнгән урыннар да арта. Узган ел Т7 светофорлары Вахитов урамына, “Курай” паркы янына куелса, быел аларны, җәяүлеләр кичүе булдырып, Пушкин-Гагарин, Пушкин-Октябрь, Гагарин-Вахитов урамнарына урнаштыру планлаштырыла.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын булдыру максатында узган ел Әлмәт-Мөслим юлында 1,3 км ясалма яктырту урнаштырылды, Пушкин-Урожай урамнары киселешенә светофор куелды. Быел светофорлар Банк-Колхоз, Колхоз-Бакча, Тукай-Пушкин урамнары киселешенә һәм Кооператив-Яшьләр урамы киселешенә куелачак. Бүген районда урамнарны, тротуарларны, сквер һәм паркларны 1878 светодиод һәм 43 ДНАТ лампалары яктырта. Быел 2,5 млн сумлык яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла.

2017 елда муниципаль юл эшләре программасы нигезендә Мөслим авылының Гагарин, Тукай, Колхоз, Шашин урамнарында, “Миләшкәй”, “Ләйсән” балалар бакчалары, аграр көллият янында 8,4 млн сумлык асфальт-бетон өслек җәелде. Муниципаль юл фонды хисабына 111 юл билгесе алыштырылды һәм яңалары урнаштырылды. Юл фонды хисабына аграр көллият, “Ләйсән” балалар бакчасы, Кооператив хэм Фәиз Рәшитов урамнарына тротуарлар салынды.

Быел “Татавтодор” оешмасы Мөслим авылындагы әйләнеч юлда ясалма тигезсезлекләр һәм юл билгеләре урнаштырды. Гимназия каршына җәяүлеләр кичүе салу планлаштырыла. Кооператив урамын реконструкцияләү буенча масштаблы эш башланды. Болар барысы да халыкка уңайлык тудыру һәм юлларда иминлек булдыру максатында эшләнә.

Урман-басуларга, авылларга автомобиль юлларыннан санкцияләнмәгән төшү урыннарын даими юкка чыгарып баруга карамастан, ел саен яңалары барлыкка килә. Аларны бетерү быел да дәвам итәчәк. Комиссия, авыл хуҗалыгы формированиеләренең басуга төшү өчен кирәкле юлларын контрольгә алды һәм аларга шлагбаумнар урнаштыруын сорап, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенә хат җибәрде. Шлагбаумнар һәрвакыт ачык торган очракта басуга төшү урыннары шулай ук юкка чыгарылачак.

Кыр эшләре чорында автомобиль юлларына басулардан йөк машиналары һәм тракторлар тәгәрмәчләрендә пычрак ияртеп чыгу очраклары күзәтелә. Әлеге административ хокук бозу өчен машина йөртүчеләргә – 5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 25 мең сум, юридик затларга 300 мең сум штраф каралган. Быел ДАИ инспекторлары тарафыннан 11 административ штраф салынган.

“Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы автомобиль юлларына тоташкан халыкка хезмәт күрсәтүче объектларга, шул исәптән зиратларга төшүче юлларга тикшерүләр үткәрә. Автомобиль юлларына тоташкан төшү юлларын әлеге оешма белән килештерү һәм тиешле юл билгеләрен кую тәләп ителә. Авыл җирлекләре башлыклары бу мәсьәләгә тиешле игътибар бирсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл кагыйдәләре транспорт