Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим йортларына янгын чыгу турында хәбәр итүче җайланма урнаштырылды

Торак йортларда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында күпбалалы гаиләләрдә, ялгыз яшәүче өлкәннәр, инвалидлар өйләрендә янгын чыгу турында хәбәр бирүче автоном җайланмалар урнаштырылды. Әлеге эшне Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге башкарып чыкты.

Күпбалалалы 13 гаилә, сәламәтлеге чикле - 2 өлкән кеше һәм бер Бөек Ватан сугышы ветераны әлеге җайланмаларга ия булды. Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлегенең өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча гаилә әгъзаларына инструктаж үткәрде, янгын чыгуы турында хәбәр итүче җайланмалар белән куллану кагыйдәләрен аңлатты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X