Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим йолдызлары

“Созвездие-Йолдызлык” ре­спублика телевизион яшьләр фестивале быел егерменче тапкыр үтте. Региональ про­ект буларак старт алган фести­валь ике дистә ел дәвамында эстрада сәнгате өлкәсендәге иң эре хәрәкәткә әйләнде, хәтта россиякүләм масштабка чыкты.

2016 елдан “Созвездие-Йолдыз­лык” республика телевизион фе­стивале Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комис­сиясе канаты астында уза. Фести­валь үзенең географиясен елдан- ел киңәйтә бара, сәнгать күгендә яңадан-яңа йолдызлар кабына. Аның җиңүчеләре Мәскәү тамаша­чысы каршында да чыгыш ясый. Ре­спублика Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев фестивальне күпмилләтле Татарстанның милли проекты дип бәяләде.

Шунысы сөендерә: фестиваль хәрәкәтенә районыбызның яшь та­лантлары, сәнгать коллективла­ры да актив кушыла, профессио­налларча чыгыш ясап, җиңүләргә ирешә. Соңгы елларда бигрәк тә биючеләребез уңыш арты уңыш яу­лый.

Бу сезонда аерым һәм күмәк номерларда барлыгы 136 бала катнашты. Яшь талантларыбыз фестивальнең суперфинал кон­цертларында катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Миз­гел” бию ансамбле (җитәкчесе Ксе­ния Нәбиева), барлык этапларда да уңышлы чыгыш ясап, фестивальнең финалына кадәр барып җитте. Егет-кызлар 29 сентябрь көнне башкаланың “Пирамида” мәдәни- күңел ачу үзәгендә узачак гала-кон­цертта катнашу хокукы алды. “Тукай бизәкләре” бию ансамбле (Мөслим урта мәктәбе) фестивальдә икен­че урынга лаек булды. Җитәкчесе – Айгөл Мәҗитова. Район мәдәният йорты каршында эшләүче “Асса” (җитәкчесе – Индира Тимкина) (рәсемдә) һәм “Мөслим йолдызчы­клары” бию ансамбле (җитәкчесе – Ләйсән Исламова) “Хореография” номинациясендә уңышлы чыгыш ясадылар.

Җырчыларыбыз да сынат­мады. Гүзәл Зиннурова “Вокал- соло” номинациясендә икенче урынны яулады. Мөслим сәнгать мәктәбенең җыр сәнгате бүлегендә шөгыльләнүче Азалия Хафизова һәм “Гүзәл кызлар” вокаль ансамбле (Азалия һәм Адилә Газетдиновалар, Фәридә Баянова, Азалия Хафизова), ярымфиналның беренче турында катнашып, шулай ук дипломга лаек булдылар. Ансамбльнең җитәкчесе – Гүзәл Галиева. Сәнгать мәктәбенең театр бүлеге укучылары Ринат Ни­замов һәм Регина Шәйгәрданова (укытучылары – Ләйсән Замало­ва), ярымфиналның икенче турына үтеп, диплом белән бүләкләнделәр.

Әлфинур Ногманова.

Фото – мәдәният бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X