Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим язгы кыр эшләренә әзерләнә

Язгы кыр эшләренә старт бирелергә санаулы гына вакыт калып килә. Авыл хуҗалыгы формированиеләре бу җаваплы кампаниягә нинди әзерлек белән килә? Хәл итәсе нинди проблемалар бар? Бүген район хакимиятенең актлар залында район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрофирма һәм хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә үткән киңәшмәдә әлеге мәсьәләләр уртага салып...

Язгы кыр эшләренә старт бирелергә санаулы гына вакыт калып килә. Авыл хуҗалыгы формированиеләре бу җаваплы кампаниягә нинди әзерлек белән килә? Хәл итәсе нинди проблемалар бар? Бүген район хакимиятенең актлар залында район башлыгы, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, агрофирма һәм хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә үткән киңәшмәдә әлеге мәсьәләләр уртага салып сөйләшенде. Аерым алганда авыл хуҗалыгы техникасы ремонты торышы анализланды; чәчү мәйданнары структурасына, сыйфатлы орлык әзерләүгә булган рекомендацияләр аныкланды; бөртеклеләрнең һәм терлек азыгы культураларының уңышын арттыруда файдаланылмаган резервлар барланды; продукция җитештерүдә экономик нәтиҗәлелеккә ирешү юллары күрсәтелде. 15 мартка техника ремонтын төгәлләү һәм чәчү мәйданнары структурасын карап чыгып, тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп көйләү бурычы куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев