Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим язгы кыр эшләрен нинди әзерлек белән каршы ала?

Апрель башында авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү-бәяләү максатында комиссияләр эшләячәк. Хуҗалыклар бу мөһим компаниягә нинди әзерлек белән килә соң?

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, аякны алдан киенеп, эшне планлы төстә алып барган урыннарда борчылырлык проблемалар күренми. "Исламов", "Авзалов", "Әюпов" крестьян-фермер хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә нигездә әзер. "Нуретдинов" хуҗалыгында һәм "Туган як" агрофирмасында да ремонт эшләре ахырына якынлаша. Моңа кадәр проблемалы участок саналган "Ык" һәм "Урожай" агрофирмаларында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре техника ремонты барышын карап-бәяләп тора. "Ык" та чәчкеч, күлти, тырма кебек тагылма кораллар белән кулны чиштеләр. Бер "К-701" тракторы ремонт процессында. "Урожай" агрофирмасында әле чәчкечләр һәм культиваторлар ремонтын төгәллисе бар. Ике "К-701" тракторы төзекләндереп бетерү алдында.

Соңгы вакытта авыл хуҗалыгы техникасын яңартуга йөз белән борылучыларның артуы күзәтелә. "Авзалов" КФХ биш берәмлек "Омичка СКП-2,1" агрегаты, "Нуретдинов" КФХ "МТЗ-1221" тракторы, чәчкеч һәм "Агромастер" компаниясеннән җир эшкәртү агрегаты сатып алды.

Бу көннәрдә ашлама да туплау бара. Район буенча 3720 тонна - азотлы, 1500 тонна катлаулы ашлама кайтты. Тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә бер гектарга 55,7 килограмм ашлама туры килә. "Намус" агрофирмасында бу күрсәткеч - 200 килограмм, "Туган як" та - 45, "Исламов" хуҗалыгында 40 килограмм тәшкил итә.

Уңыш язмышын кайгыртып, чәчүлек орлыкның сыйфатын яхшырту белән шөгыльләнүчеләр аерым игътибарга лаек. "Исламов" КФХ 240 тонна элиталы язгы бодай, "Әюпов" хуҗалыгы - 60 тонна, "Нуретдинов" КФХ 30 тонна орлык сатып алды. "Туган як" агрофирмасы 100 тонна күләмендә югары репродукцияле орлык кайтарды. Хуҗалыкларда чәчүлек орлыкны кабат калибрлау, җылыту, тузаннан аеру бара.

Белгечләр исәпләвенчә, кышка кергәндә туфракта дым запасы 90-110 миллиметр тирәсе булган. Шуңа күрә иртә язда дымны мөмкин кадәр күбрәк саклап калу өчен дым каплау агрегатларын бүгеннән үк әзерлек сызыгына кую сорала.

Әлфинур Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев