Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим яшьләре көзге балга җыелды

Көзге бал - мәктәп елларыннан ук һәрберебезнең күңелендә якты хатирә булып калган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Юкка түгел, чөнки көзге муллык, төсләр байлыгын бер генә ел фасылы да уза алмый. 20 сентябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә өлкән сыйныф укучылары һәм аграр көллият студентлары өчен халыклар дуслыгы көненә багышланган "Көзге бал"...

Көзге бал - мәктәп елларыннан ук һәрберебезнең күңелендә якты хатирә булып калган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Юкка түгел, чөнки көзге муллык, төсләр байлыгын бер генә ел фасылы да уза алмый.

20 сентябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә өлкән сыйныф укучылары һәм аграр көллият студентлары өчен халыклар дуслыгы көненә багышланган "Көзге бал" чарасы гөрләде. Үзәк белгечләре тарафыннан әзерләнгән әлеге бәйрәмгә һәр уку йорты зур әзерлек белән килгән. Чарада аграр көллиятнең "Компашки", гимназиядән "Чак-чак норис", лицейдан "Кипиш" һәм Мөслим урта мәктәбенең "Кызыл өрек" командалары чыгыш ясады. Җанатарлар хасил иткән җылы, дустанә атмосферада командалар үзләре белән таныштырды, көзгә кагылышлы табышмакларга җавап эзләде, "Кире көз" конкурсында сынашты. Нинди бал затлы күлмәксез үтсен инде? Безнең кичәне бизәп, яшьләр быелгы көз һәм Мөслим урамнарында нинди киенү стилен күрергә теләүләре турында үз фикерен җиткерде. Телевизор экраны аша күпләр яратып өлгергән "Танцы" проектының "сайлап алу туры"нда да сынашырга туры килде командаларга. Көзге муллыктан ясалган икебаналар күз явын алырлык иде. Аграр көллият студентлары тәкъдим иткән композиция бер генә кешене дә битараф калдырмады. Барлык сынауларны узып, нәтиҗәләр билгеле булды: "Көзге модельерлар" - Мөслим урта мәктәбендә , "Иң оста биючеләр" - лицейда, "Алтын куллар" - аграр көллияттә, ә "Иң акыллы яшьләр" - гимназиядә икән. Әлеге кичә ярыш түгел, ә бергә җыелып рәхәтләнеп күңел ачу, осталыкларны күрсәтү максатыннан үткәрелде. Чара дискотека белән дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама