Мөслим-информ

Мөслим яшьләре "Казан егетләре" төркеменә кызыксындырган сорауларын бирде

Алдан хәбәр ителгәнчә, 18 октябрь көнне район үзәк китапханәсендә "Казан егетләре" төркеме белән очрашу үтте. Әлеге очрашу "Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында тормышка ашырылды.

Эстрада артистларына мәктәп укучылары теләгән сорауларын бирә алды. Сөйләшүдә Мөслим районының мактаулы гражданины Мөҗәһит Әхмәтҗанов та катнашты һәм изге теләкләрен җиткерде.

Шунысын да искәртеп узабыз, танылган йолдызлар белән очрашулар алда да булачак. Яңалыклар белән танышып барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: