Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим яшьләре "Чиста яр" проектында

Республикада"Чисталык икеайлыгы" тәмамлануга Экология һәм табигый ресурсларны саклау министрлыгы "Чиста яр" проектына старт бирде. Районыбызның яшәешенә, әйләнә-тирәбезгә битараф булмаган "Игелек уят!" волонтер отряды әлеге акциядән дә читтә калмады. Ык елгасы ярын, халык телендә Каенлы күл чокыры исемен йөрткән гүзәл тирәлекне чистартуда актив катнашты. Бу ике акциядә 6 кубометрга якын чүп-чар...

- Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста булуы хакында барыбыз да беләбез! Без - яшьләрнең куйган хезмәтенә көлеп түгел, ә ихтирам белән карасагыз иде! - ди райондагы "Волонтер" игелек хәрәкәте координаторы Алсу Нуриева.

Аллага шөкер, бүген яшьләребезнең күбесе алдынгы карашлы, актив тормыш позициясе алып баралар. Яшьләр нинди - киләчәгебез дә шундый. Димәк, яшь дустым, киләчәгең - үз кулларыңда. Сиңа мөрәҗагать итәм: тырышып укы, бу тормышта үз юлыңны табып, намуслы хезмәт куй һәм,әлбәттә инде, беркайчан да җәмәгать эшләреннән читтә калма. Бүген ялгыз яшәүче яки ярдәмгә мохтаҗ өлкән буын вәкиленә ярдәм иткәнсең икән, димәк, син - чын кеше. Әгәр син кемнәрдер пычраткан, рәнҗеткән, чүпкә батырган табигатебезне чистартуга үз өлешеңне кертәсең икән, димәк, син - чын кеше. Матурлыкны, чисталыкны кеше үзе тудыра. Матур яшик, чиста яшик! Уйларыбыз да, күңелләребез дә, кылган гамәлләребез дә чиста булыр!

Эльвира Гәрәева,

"Мизгел" яшьләр үзәге директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев