Мөслим яшьләре ТР Прокуроры Илдус Нәфыйков белән бергә хоккей уйнады

Ялларны, буш вакытны күңелле итеп кенә түгел, файдалы итеп оештыру да мөһим. Бүгенге яшәешебездә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар дисәң дә, ялгыш булмас.
Җәй көне буш вакытыңны ничек уздырасың дигәндә, гадәттә, су коенам, табигатькә чыгам, балык тотам кебек җаваплар ишетәсең. Ә менә җәй уртасында хоккей уйныйм дисәләр, гаҗәпләнеп куясың. Беренче карашка, Мөслимдә боз сарае булмау әлеге җавапны көлке буларак кабул иттәргә мәҗбүр итә. Ләкин "теләге булган - җаен табар", дип юкка гына әйтмиләр.
Бу көннәрдә Мөслимнең хоккей сөюче егетләре Азнакай шәһәренең "Алтын алка" боз сараенда җирле хакимият командасы белән хоккей уйныйлар. Көндезләрен халыкка хезмәттә булган һәм сәясәт дөньясында кайнаган азнакайлылыр - шәһәр җитәкчеләренең кичен костюм-чалбарларын хоккей аммуницияләренә алыштыруы аеруча куанычлы күренеш.
Тумышы белән Мөслимнән булган Айдар Шәмсетдиновны белмәгән кеше юктыр. Медицина белеме булган Айдар Хәләфетдинович, озак еллар Азнакай районында Гиппократ антына тугры калып, башта - хирург, соңыннан Азнакай үзәк хастаханәсе баш табибы булып хезмәт куя. Буген ул - Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе. Нәкъ менә аның башлангычы белән тупланган Азнакай хакимияте командасы берничә ел дәвамында хоккей белән шөгыльләнә. Сүз уңаеннан, узган ел Азнакайда республика турниры үтте. Анда республика хөкемдарлары һәм прокурорлары белән берлектә ТР прокуроры Илдус Нәфыйков катнашындагы команда шәһәр хакимияте командасы белән көч сынашты. Әлеге турнирда мин Азнакай командасы составында уйнадым.
Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларга гына түгел, Мөслим яшьләренә дә өлге булып тора. Инде икенче ел рәттән Мөслим яшьләре - Шамил Мадъяров, Илдар Фатихов, Илнар Шәмсетдинов, Дилүс Гафуров, Раил Шакирҗанов, Айнур Исламов "Алтын алка" боз сараенда үз сәламәтлекләрен ныгыта.
Мөслимдә талантлы спортчылар, тренерлар бар. Ә иң мөһиме-хоккей белән шөгыльләнергә теләгән балалар, яшьүсмерләр күп. Күрше-тирәдә боз сарае булмаган районнар инде калмады. Шулай булгач, шәһәргә әйләнеп, гөл - бакчага күмелеп килүче Мөслимебездә дә боз сарае калкыр, дип ышанасы килә.
Илдар Фатихов.
Мөслим.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
19 май 2022 - 20:07Елмаегыз! Елмаюның файдасы турында Галимнәр кеше организмының “моторы” булган йөрәкне саклау өчен төрледән-төрле дарулардан да файдалы чаралар тәкъдим итә.9100
-
19 май 2022 - 16:43Ак Барс Банк Мөслим мәктәпләренә 165 ноутбук бүләк итте Цифрлы экономиканы, технологияләрне һәм халыкка ярдәм күрсәтү шартларын үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Президенты карары нигезендә 2022 ел Татарстанда Цифрлаштыру елы дип игълан ителде.15501
-
19 май 2022 - 15:10Чыршылар “чәчәк ата” Бу көннәрдә чыршы агачларында кызыл җиләккә охшаш төерләр күреп гаҗәпләнүчеләр байтак. Баксаң, бу бик сирәк кешеләр генә күрә ала торган кызыклы күренеш - чыршының чәчәк атуы икән.15100
-
19 май 2022 - 14:24Бер күрешү – үзе бер гомер 13 май көнне Казанда якташлар очрашуы узды. Очрашуга Мөслимнән чыккан күренекле шәхесләр, Казанда яшәүче якташлар, студентлар чакырылды.26101
-
19 май 2022 - 13:05Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан котлавы Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары, матбугат һәм полиграфия тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез – Татарстан Республикасы Матбугат көне белән ихлас күңелдән котлыйм.13400
-
19 май 2022 - 12:1919 май – пионериягә 100 ел! 1922 нче елның 19 нчы мае – пионер оешмаларының туган көне.17200
-
19 май 2022 - 10:28Бу көнне Мөслимдә Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.13300
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5053502
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.362900
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.313401
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).228404
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.189302
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика