Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Төп хәбәр

Мөслим яшь белгечләр кабул итте

Агымдагы елның май аеннан башланып киткән әлеге программа яшь архитекторлар, шәһәр төзелеше, төзекләндерү һәм төбәкләр үсеше өчен җавап бирүче дәүләт хезмәткәрләре өчен бушлай белем бирү максатын күздә тота.

Якшәмбе көнне Мөслим Россиянең “Архитекторы.рф” белем бирү программасында катнашучы яшь белгечләрне кабул итте. Агымдагы елның май аеннан башланып киткән әлеге программа яшь архитекторлар, шәһәр төзелеше, төзекләндерү һәм төбәкләр үсеше өчен җавап бирүче дәүләт хезмәткәрләре өчен бушлай белем бирү максатын күздә тота. Программаны ДОМ.РФ сайты һәм “Стрелка” медиа, архитектура һәм дизайн институты РФ Төзелеш министрлыгы ярдәме белән башлап җибәргән. Район башлыгы Рамил Муллин кунакларны федераль һәм республика программалары кысаларында һәм җирле бюджет хисабына башкарылган төзү-төзекләндерү эшләре белән таныштырды. Яшь белгечләр гади авыл хуҗалыгы районында формалаштырган уңай шәһәр мохитенә соклануларын белдерделәр. Мөслим мисалында Россиядә авылда да яхшы шартларда яшәп була икән дигән фикер белән киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев