Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим волонтерлары киләчәк буынга вакыт капсуласы калдырды

Районыбызда “Игелек кыл” волонтерлар хәрәкәте эшләп килә. Кичә “Мизгел” яшьләр үзәгенә әлеге хәрәкәт активистлары, район җитәкчелеге һәм иҗтимагый хәрәкәт җитәкчеләре түгәрәк өстәл артына сөйләшүгә җыелдылар. 

       2018 ел – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән – Иреклеләр һәм Волентерлар елы дип билгеләнде. Түгәрәк өстәл артында узган сөйләшүдә дә сүз игелеклелек, ярдәмчеллек һәм шәфкатьлелек үрнәкләрен күбрәк башкару хакында барды. Муниципаль район башлыгы Рамил Муллин да шушы хактагы фикерләрен җиткерде.
       Район башлыгы киңәшчесе Рафаэль Шәрифуллин да волентер булу – ул үзеңнең көчеңне, үсешеңэне күрсәтү дип билгеләп үтте.
Чарада катнашучыларга волонтерлык хакында виде ролик күрсәтелде.  Сөйләшүдә катнашкан һәр кеше үз теләген язды. Соңыннан әлеге теләкләр капсулага салынып “Мөслим йөрәге” скверындагы йөрәк төбенә урнаштырылды. Киләчәк буын, Егерме елдан соң әлеге капсуланы ачып, андагы язма-теләкләрне укыячак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев