Реклама
Мини-футбол буенча Яр Чаллы шәһәренең ачык беренчелеге узды. Анда Мөслим районы данын яклап Мөслимнең "Мирас" командасы да катнашты. Г. Тукай мәктәбе укучыларыннан торган әлеге команданың спонсоры шушы мәктәп директоры Илнар Миргалимов булды. Турнирда барлыгы 7 команда катнашты. Безнең "Мирас" командасы икенче урынны яулап кайтты. Тренерлары - Илфат Хафизов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз