Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим урта мәктәбендә ремонт бара

Җәй айларында мәгариф учреждениеләре яңарыш кичерә – ремонт-төзекләндерү эшләре бара.

Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә дә ремонт эшләре тулы куәтенә оештырылган. Мөслим мәктәпләре арасында әлеге белем учагының кабатланмас йөзе бар. Милли тәрбия бирүгә ишарәләгән җиһазланышы, мәктәп диварларының милли бизәлеше моңа дәлил.
Бөек шагыйребез Тукайның хикмәтле сүзләре язылган баннерлар, ял зонасында гөлләр утыртылган урыннарның агачтан эшләнүе дә үзгә, халыкчан стиль тудыра. Яңа уку елында белем йорты укучыларын төзекләндерелгән, тагын да матуррак хәлдә каршы алачак. 
Мәктәп директоры Илзир Мадьяров сүзләренчә, мәктәп бинасының ике катында да диварларның грунт катламы буялган, штукатурлау эшләре башкарылган. Диварларны бизәү, язмалар урнаштыру төгәлләнгәч, уку бүлмәләренә яңа ишекләр куелачак. 
Биредә хезмәт куючылар өчен уңай шартлар булдыру да зур әһәмияткә ия. Шушы максат белән укытучылар, ашханә хезмәткәрләре өчен өстәмә бәдрәф бүлмәләре җиһазландырылган, ашханәдә косметик ремонт үткәрелгән. Экономик режимда бинаны яктырту өчен уку бүлмәләрендә иске, таушалган яктырткычлар урынына яңа диод лампалар урнаштырыла. Кайбер бүлмәләрдә тузган линолеум да алыштырылачак. 
Тәнәфесләрдә һәм дәресләрдән соң буш вакытта күп укучылар спорт белән шөгыльләнергә ярата. Шуңа спортзал җиһазланышы аерым игътибарга лаек. Спортзал балаларның психологик халәтенә уңай тәэсир итәрлек итеп җылы төсләргә буялган. Ремонт эшләрен “ТК Техноресурс” төзелеш оешмасы башкара. 
Белем йортының тышкы өлешендә дә ремонт-төзелеш эшләре гөрли. Велосипедларны кую җайланмаларын, утыргычларны буяу белән мәктәп хезмәткәрләре шөгыльләнә. Ишек төпләрендәге керамик плитканы Яр Чаллыдан килгән “Крепость” җәмгыяте эшчеләре яңарта. 
Белем йортына илтүче сукмак – олы тормыш юлын башлау билгесе. Озак еллар буена сабакташлар белән сөйләшеп-гөрләшеп үткән мәктәп сукмакларын сагынучылар күп. Тирәсенә гөл-чәчәкләр утыртылган мәһабәт агачлар ышыгына ясалган тротуарлар да тәртипкә китерелә. Мәктәп директоры әйтүенчә, ремонт җирле бюджет хисабына башкарыла.
Ремонт-төзелеш эшләре озакламый төгәлләнер, дип көтелә. 
– Июнь азагына төп ремонт эшләрен төгәлләргә ниятлибез. Районыбызда үткәреләчәк күләмле чараларга, Сабан туена кунаклар каршы алырга мәктәбебез әзер булачак,– дип белдерде Илзир Мадьяров.
Һәр дәүләтнең байлыгы һәм киләчәккә өмете – балаларда. Илебез киләчәгенә ныклы нигез салу, һәр балага белем һәм тәрбия бирү өчен уңайлы, зәвыклы шартлар тудырылу – куанычлы күренеш.

Светлана Фазылова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев