Мөслим урта мәктәбе укучылары комсомол тарихын өйрәнә
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 8 сыйныфы белән "Ил тарихында комсомол" исемле тематик кичә үткәрделәр. Чара ВЛКСМның 100 еллыгына багышлап оештырылды. Китапханәчеләр шушы теманы яктырткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырдылар, презентация тәкъдим иттеләр. Кичәдә яшьлек елларында яшьләр союзы әгъзасы булган И. Кашапова да катнашты. Ул үзенең комсомолда булган хатирәләре...
Үзәк китапханә хезмәткәрләре Г.Тукай исемендәге урта мәктәпнең 8 сыйныфы белән "Ил тарихында комсомол" исемле тематик кичә үткәрделәр. Чара ВЛКСМның 100 еллыгына багышлап оештырылды. Китапханәчеләр шушы теманы яктырткан китаплар, газета-журналлар белән таныштырдылар, презентация тәкъдим иттеләр. Кичәдә яшьлек елларында яшьләр союзы әгъзасы булган И. Кашапова да катнашты. Ул үзенең комсомолда булган хатирәләре белән уртаклашты. Кичәдән соң укучылар китапханә белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев