Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим урта мәктәбе әтиләре балаларына бәйрәм оештырган ( ФОТОРЕПОРТАЖ)

Әтиләр советы проектын реализацияләү максатында Г.Тукай исемендәге мәктәптә шактый чаралар уза. Әтиләр советы инициативасы белән укучылар җирлегебездәге оешма-предприятиеләргә экскурсияләргә баралар, үзләренең һөнәрләре белән уртаклашып, мәктәп оештырган һәр чарада ярдәм, әзерлек күрсәтеп киләләр. Чираттагы чара да әтиләр катнашыннан башка узмады. Мөслимнең Г.Тукай мәктәбендә "Рухи кыйммәтләр буыннан буынга" исеме астында әтиләр советы...

Әтиләр советы проектын реализацияләү максатында Г.Тукай исемендәге мәктәптә шактый чаралар уза. Әтиләр советы инициативасы белән укучылар җирлегебездәге оешма-предприятиеләргә экскурсияләргә баралар, үзләренең һөнәрләре белән уртаклашып, мәктәп оештырган һәр чарада ярдәм, әзерлек күрсәтеп киләләр. Чираттагы чара да әтиләр катнашыннан башка узмады. Мөслимнең Г.Тукай мәктәбендә "Рухи кыйммәтләр буыннан буынга" исеме астында әтиләр советы проекты тормышка ашырылып килә. Аның кысаларында 22 февраль көнне бик матур кичә узды. Аны мәктәпнең 3 Б сыйныфы укучылары өчен әтиләр советы әгъзасы Рафаэль Демидов оештырды. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан оештырылган чарада укучылар хәрби хезмәтнең мәртәбәле горурлык булуын, армия мәктәбе узган ир-егетләрнең көчле, тәвәккәл булуын белеп, үзләренең хыяллары белән дә уртаклаштылар. Бәйрәмдә катнашучы әтиләр дә бу көнне үзләренең белемнәрен сынап,биремнәргә җаваплар эзләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X