Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим урамнарыннан үлемсез полк узды (+ФОТОЛАР)

Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының фотосурәтләрен тотып урамга чыга. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелүче әлеге акциягә мөслимлеләр быел да бик теләп кушылды.

“Үлемсез полк” акциясе – 9 май бәйрәменә күркәм төсмер өстәүче чараларның берсенә әверелде. Бу көнне халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының фотосурәтләрен тотып урамга чыга. Россия Федерациясенең барлык төбәкләрендә үткәрелүче әлеге акциягә мөслимлеләр быел да бик теләп кушылды. Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз Җиңү бәйрәме көнендә шул рәвешле исәннәр белән бергә “сафка басты”. “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар һәм демонстрантлар район мәдәният йорты каршындагы мәйданга узды. Биредә аларны район җитәкчелеге, Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мөслимлеләр каршы алды. Бәйрәмнең рәсми өлешен ачып, район башлыгы Рамил Муллин барлык мөслимлеләрне Бөек Җиңүнең 74 еллыгы белән тәбрикләде. Республика Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров шәхсән үз исеменнән һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын җиткерде. Илебез азатлыгы өчен батырларча көрәшкән һәм яу кырында ятып калган каһарманнар бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев