Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим урамнарын җәй айларында 20 меңнән артык чәчәк ямьләп торачак

Мөслим урамнарында чәчәкләр көннән-көн арта. Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәгеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район үзәгендә 20 меңнән артык берьеллык һәм дистәгә якын күпьеллык чәчәкләр утыртылды.

 Чәчәкләр Пушкин, Кооператив урамының бер өлешенә утыртылды. “Кояшлы Ык” ял итү зонасында, Пушкин скверында, сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында да чәчәк утырту башланды. Алдагы көннәрдә бу эш “Курай” паркында, Гагарин урамында, күпфункцияле үзәк каршындагы мәйданда дәвам итәчәк. Яшелләндерү һәм төзекләндерү үзәге эшчеләренә җәйге чорда вакытлыча эшкә урнашкан 23 студент һәм мәктәп укучылары ярдәмгә килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев