Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика матбугаты - безнең район турында

Районыбыз һәм аның кешеләре турында моңа кадәр дә республика матбугатында язмалар чыгып торды. Әмма быелгы кадәр үк түгел. Август-сентябрь айларында гына да берьюлы берничә газета-журнал үз битләрендә районыбыз тормышы, үзгәреш-яңалыклар һәм хезмәт кешеләре турындагы язмаларга урын бирде.

"Казан утлары" журналының 8 нче саны тулысынча безнең районга багышланган, дисәк тә, хата булмас. Басма Харрас Әюпнең шигыре белән ачыла. Аннан соң район башлыгы Рамил Муллинның "Иң зур теләгем - район халкының тормышын тагын да ямьлерәк, уңайлырак итү" дип исемләнгән күләмле язмасы урын алган. Шунда ук халык язучысы Фоат Садриевның "Кышкы яшен" повестен укый аласыз. "Шигърият" сәхифәсендә якташ шагыйрьләребез Шәмсия Җиһангирова, Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриеваның шигырьләре, Наис Гамбәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан әзерләнгән тупланма да укучыларны битараф калдырмас. Журнал игълан иткән "Иң шәп хикәя" конкурсы кысаларында шулай ук якташыбыз - доцент, филология фәннәре кандидаты Гомәр Даутовның "Дөрес яшә" хикәясе дә шушы санда урын алган.

Мәгариф журналының август санында мөслимлеләр тәҗрибәсе яктыртылган. Район мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Ләйлә Харисова "Төп максат - иҗади эшчәнлек" дигән язмасында районның мәгариф өлкәсендәге эшчәнлеген яктырта. Журнал битләрендә муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов һәм Мөслим гимназиясенең биология уктучысы Ләйсән Бариева белән әңгәмәләр дә укырга мөмкин.

"Гаилә һәм мәктәп" журналында басылган "Гөл кадерен былбыл белә" исемле язма районыбызның Әмәкәй авылында яшәүче үрнәк гаилә Миләүшә һәм Мияссәр Шәриповлар турында. Журналда шулай ук Мөслимдәге туган як музее, Мөслим гимназиясе, "Кояшкай" балалар бакчасы турында материаллар урнаштырылган.

"Мәдәни жомга" газетасының 25 нче август санында басылган "Шәмаил аша - Исламга" дип исемләнгән язмада сүз Метрәй авылында туып үсеп, бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче шәмаилләр остасы Зөлфия Мөхәммәтдинова турында бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев