Мөслимдә гражданнар оборонасы буенча укулар башланды

Районда гражданнар оборонасы буенча команда штаб өйрәнүләре башланды. Өйрәнүләр вакытында урамда, мәчетләрдә һәм мәгълүмат чаралары аша "Барыгызның да игътибарына!", "Һава тревогасы", "Һава тревогасы тәмамланды", "Радиация куркынычы", "Химик тревога" кебек сигналлар яңгырарга мөмкин. Тыныч булуыгызны, куркып калмавыгызны сорыйбыз.
"Барыгызның да игътибарына! - Тыныч вакытта гадәттән тыш хәлләрдә (табигый бәла-казалар, халык хуҗалыгы объектларында, транспортта аварияләр яисә һәлакәтләр) һәм сугыш шартларында халыкка үз вакытында һәм ышанычлы хәбәр итү максатында һәм шулай ук халыкка хәл турында, әлеге шартларда хәрәкәт итү турында хәбәр итү өчен бирелә. Халыкның игътибарын җәлеп итү өчен телдән мәгълүмат биргәнче сиреналар, производство гудоклары, башка сигнал чаралары кушыла. Бу "Барыгызның да игътибарына!" дигән кисәтү сигналы булып тора.
Бу сигнал буенча халык гражданнар оборонасының татар һәм рус телләрендәге ашыгыч хәбәрен тыңлау өчен радио, телевизор кушарга тиеш.
"Һава тревогасы!" - Сиренаның озын улавы белән дошман һөҗүм иткән очракта барлык халык өчен бирелә. Бер үк вакытта 2-3 минут дәвамында диктор радиодан:"Игътибар! Гражданнар! Һава тревогасы! Һава тревогасы!" дип хәбәр итә. Сигнал, сирена тавышлары белән аралаштырып, берничә тапкыр кабатлана һәм предприятиеләрдә, транспортта өзек-өзек гудоклар беләнһәр җирдә кабатлана. Моннан тыш телдән мондый хәбәр бирелә: "Игътибар! Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив дежурные сөйли. Гражданнар! Һава тревогасы! Электр, газ, су, мичләрне сүндерегез, шәхси саклану чаралары, документлар, азык-төлек һәм су запасы алыгыз. Күршеләрегезне кисәтегез һәм кирәк булганда авыруларга, өлкәннәргә урамга чыгарга булышыгыз. Мөмкин кадәр тизрәк саклану корылмасына барып җитегез яисә урында сакланыгыз. Тынычлык һәм тәртип саклагыз. Гражданнар оборонасы органнары хәбәрләренә игътибарлы булыгыз!"
Бу сигнал буенча гражданнар оборонасы органнары күрсәтмәләре нигезендә хәрәкәт итәргә.
"Һава тревогасы тәмам" - Җирле радио һәм телевидение аша гражданнар оборонасы органнары тарафыннан һәм тавыш көчәйтүче күчмә чаралар аша "Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Һава тревогасы тәмам. Һава тревогасы тәмам!" дигән сүзләр белән бирелә. Радио яисә башка элемтә чаралары буенча халыкның аннан соң ничек хәрәкәт итәргә тиешлеге хакында белдерүләр биреләчәк. Моннан тыш "Игътибар! Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив дежурные сөйли. Гражданнар! Һава тревогасы тәмам. Барыгызга да эш яисә яшәү урыннарына кайтырга. Авыруларга һәм өлкәннәргә ярдәм итегез. Сигнал кабатлануына әзер булыгыз. Гражданнар оборонасы органнары хәбәрләренә игътибарлы булыгыз!"
Бу сигнал буенча халык хәбәрне тыңлау өчен радио, телевидение чараларын кушарга тиеш.
"Радиация куркынычы!" - Турыдан-туры куркыныч янаганда (бер сәгать эчендә әлеге территориянең радиоактив заралану ихтималлыгы) яисә радиоактив заралану ачыкланганда барлык җирле техник элемтә һәм хәбәр итү чаралары ярдәмендә бирелә. Сигнал тавыш һәм ут чаралары белән кабатлана.
Бу сигнал буенча респиратор (тукымадан ясалган тузанга каршы маска, мамык-марля повязкасы), противогаз киегез. Үзегез белән су, азык-төлек запасы, медикаментлар алыгыз һәм убежищега яисә радиациягә каршы ышыклану урынына барыгыз. Андый корылмалар булмаганда таш бина яисә подвалларда сакланыгыз.
"Химик тревога!" - Химик яисә бактериологик зарарлану куркынычы булганда яисә ачыкланганда радио аша "Игътибар! Игътибар! Гражданнар! Химик тревога! Химик тревога!" дип бирелә. Урыннарда сигнал тавыш һәм ут чаралары белән кабатлана.
Бу сигнал буенча тиз генә противогаз, тәнне саклау чаралары киегез (алар булмаса, пленка материалларыннан, болонья типындагы плащлардан файдаланыгыз, резин аяк киеме, перчатка киегез) һәм саклану корылмасында ышыкланыгыз.
Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 июль 2022 - 18:43Җепселле яшелчәләр - симерүгә каршы яхшы чара Симез булуның сәбәпләре күптөрле. Даими утырып эшләү, нәселдәнлек, өзлексез ашау, гормональ бозылулар һәм әйләнә - тирә факторы - күптәннән мәгълүм сәбәпләр.12600
-
6 июль 2022 - 17:34Тары тәбикмәге Тәбикмәк – татар халкының милли ризыгы. Әлеге камыр ашын яратмаган кеше юктыр. Симәк авылында яшәүче Нәзилә Бәдретдинова тәбикмәк рецепты белән бүлеште.10700
-
6 июль 2022 - 14:557 июльгә һава торышы Һаваның температурасы төнлә +7,+10, көндез +24, +27 градус.11400
-
6 июль 2022 - 14:55Җәйге челләдә эчәк инфекциясеннән ничек сакланырга? Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш өлгерә, яшел тәмләткечләр һәм дару үләннәре җитешә. Ләкин бу чорда кешегә эчәк инфекциясе бик тиз йогучан. Ул организмга бозылган азык-төлек, пычрак сулар аша эләгергә мөмкин.11200
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.41400
-
6 июль 2022 - 12:28Мәхәббәт алмалары Туган авылыгызда сезнең Алма бакчагыз бармы? Алмалары тәмлеме? Җете кызылмы, алмы? Лилия Садриева.14402
-
6 июль 2022 - 11:30Авылга җан өрүче Филиза Фарухшина – Иске Сәет авылы кызы. Башлангыч белемне ул – туган авылында, урта белемне Тат. Бүләр мәктәбендә ала.18201
-
6 июль 2022 - 09:34Әлмәт авылы сулы булды Авылны су белән тәэмин итүгә читтә яшәүче якташлар да өлеш керткән.10500
-
27 июнь 2022 - 14:57Мөслимлеләр журналларны яратып укый
-
23 июнь 2022 - 09:42Солдат хатлары
-
6 июль 2022 - 10:30Сөтчелек комлекслары арта“Август-Агро” идарәче компаниясе 2800 сыерга исәпләнгән тагын өч ферманы сафка бастыра.9700
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5435702
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.523700
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.466201
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).371204
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.337303
-
1 июнь 2022 - 14:25Мөслимдә "Сабантуй-2022" 12 июньдә узачак Мөслимдә татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй 12 июньдә үткәрелә.259001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика