Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим туган як музее тарихи экспонатлар җыя

"Мөслим туган як музее" үзенең тарихи экспонатларга бай булуы, экспозицияләрнең эчтәлекле булуы белән күпләрне үзенә җәлеп итә. Мөслимгә кунакка кайткан бер генә кеше дә музей белән танышмыйча калмый. Музей үз эшчәнлеген елдан-ел киңәйтә бара. Бүгенге көндә "Совет чоры залында" үзгәртү эшләре башкарыла, шулай ук Мөслим төбәгенең бүгенге үсешенә багышланган аерым...

"Мөслим туган як музее" үзенең тарихи экспонатларга бай булуы, экспозицияләрнең эчтәлекле булуы белән күпләрне үзенә җәлеп итә. Мөслимгә кунакка кайткан бер генә кеше дә музей белән танышмыйча калмый. Музей үз эшчәнлеген елдан-ел киңәйтә бара. Бүгенге көндә "Совет чоры залында" үзгәртү эшләре башкарыла, шулай ук Мөслим төбәгенең бүгенге үсешенә багышланган аерым зал эшләнә. Экспозицияләрне кызыклы һәм тарихи кыйммәткә ия булган экспонатлар белән тагын да баету мөһим. Шул максаттан чыгып райондашларга мөрәҗәгать итәсе килә. Ихатагызда, чормаларда, сарайларда кирәксез булып ятучы, СССР заманыда чыккан һәм кулланылган телевизор, магнитофон, радиоалгыч, сепараторлар, уенчыклар, фотолар, акчалар, значоклар, вымпеллар, байраклар, гомумән, бүгенге көндә тарихи истәлеккә әйләнә баручы экспонатлар кирәк. Авылларыбыз, районыбыз тарихын барлауда сезнең дә өлеш керсә, бик саваплы гамәл булыр иде. Без үзебезнең үткәнебезне дөрес итеп яшь буынга тапшырырга бурычлы. Булган җиһазларыгызны, әйберләрегезне "Мөслим туган як музеена" тапшыруыгыз сорала. Килеп алу мөмкинлеге дә бар. Безнең телефон:2-60-33.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев