Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим – тәҗрибә мәктәбе

Узган атнада “Август-Мөслим” агрофирмасының Октябрь авылы янәшәсендә урнашкан эксперименталь мәйданчыгында Кыр көне үтте. Татарстан, Удмуртия, Башкортостан, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар агрофирма басуларында үстерелгән бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларның сортлары, гибридлары белән танышты, агротехнология нечкәлекләре буенча фикер алышты.

“Ноутил” – заманча модель

Кыр көне күргәзмәсенең максаты “Август-Мөслим” агрофирмасы басуларында ашлык үстерүнең алдынгы фәнни казанышларын өйрәнү; авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерүчеләр, техника һәм товар белән тәэмин итүчеләр, хезмәт күрсәтүчеләр һәм кулланучылар арасында элемтә урнаштыру; агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерүдән гыйбарәт. Августлылар игенчелектә “ноутил” технологиясе куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. “Ноутил” – җир эшкәртүнең заманча моделе. Аның ярдәмендә грунт традицион механик ысул белән эшкәртелми, ә үсемлек культураларының вакланган калдыклары белән каплана. Әлеге алым – беренче чиратта, катлаулы технологик модель. Ул махсус белемнәр, югары квалификацияле белгечләр һәм махсус техника куллануны да таләп итә. Шуңа күрә әлеге агротехнологияне комплекслы һәм системалы кулланганда гына уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Гамәлдә “ноутил” технологиясен куллану авыл хуҗалыгы эшләренә чыгымнарны шактый киметергә мөмкинлек бирә. Чөнки кырларны эшкәртүдә хезмәт чыгымнары кими, кыйммәтле ресурсларның шактый өлеше экономияләнә.

Өстенлек – табышлы культураларга

Сыйфатлы чәчү материалы – мул уңыш алуның алшарты. Ул игенчелектә ахыргы нәтиҗәләрнең тотрыклылыгын тәэмин итә. Авыл хуҗалыгы культураларының сортларын һәм гибридларын үстерү һәм сынау демо-басуларда үткәрелә. Агрофирма белгечләре кунакларга арпа, арыш, кукуруз, борчак, рапс басуларында чәчүлекләрне тәрбияләү, чүп үләннәреннән һәм корткычлардан арындыруда “ноутил” технологиясен куллану тәҗрибәсе турында сөйләде. Сортларның күптөрлелеге җәлеп итә. Мәсәлән, көнбагыш культурасының – 32, кукурузның 20 төрле гибриды тәкъдим ителгән.

– Күп аграрийлар җирне сөрмичә ашлык чәчү дөрес түгел дип саный. Ә монда килгәч, заманча агротехнологияләр кулланып, сыйфатлы һәм югары табыш китерүче ашлыкны үстерү мөмкин икәнлеген күрәләр, – ди “Август-агротехнологии” дилерлык үзәге баш белгече Альберт Хуҗин. Сыра ясау өчен кулланылучы арпа культурасы сортлары кунакларда аеруча зур кызыксыну уятты. Басу уртасына кереп, бөртекләрне җентекләп өйрәнүчеләр шактый булды. “Германия орлыкчылык альянсы” техник хезмәткәре Сергей Засядько әлеге чарага Воронеж шәһәреннән килгән.

– Агрофирма демо-басуларында безнең компаниядән кайтарылган 6 төрле рапс үсә. Рапска Россиядә ихтыяҗ зур. Табыш китерүче бу төр культура көннән-көн популярлаша. Монда сату бәяләренең тотрыклы булуы да зур роль уйный, – ди ул.

Э к с п е р и м е н т а л ь м ә й д а н ч ы к янәшәсендә агрофирма басуларында кулланылучы күпсанлы техника һәм тагылма кораллардан күргәзмә тәкъдим ителде. Белгечләр игътибарын туфракка КАС сыек ашламасы (карбамидо-аммиак катнашмасы) кертү өчен Америкадан кайтарылган заманча җайланма җәлеп итте. Җир белгечләре фикеренчә, сыек минераль ашламаларны куллануның өстенлеге шунда – үсемлекләр өчен “азык” туфракка тигез һәм секунд эчендә керә. Аны пестицид һәм микроэлементларга кушып кулланырга да була. Өстәвенә минераль ашламалар чагыштырмача арзан. КАС хәзерге климат үзгәрешләре шартларында игенчелек һәм туфрак эшкәртү технологияләрен алып бару өчен кулай. Заманча техника тәкъдим ителде Җитештерелгән ашлыкны саклау, транспортлау – катлаулы, чыгымлы процесс. Ашлык һәм чәчүлек орлык өчен саклау урыннары булмаганда, җитештерү процессында тоткарлыклар барлыкка килә һәм икмәкнең сакланышы начарая. Моны булдырмас өчен августлылар суктырылган икмәкне полимер җиңсәләрдә саклау тәҗрибәсен куллана башлады. – Мондый җиңсәләрдә 17-18 процент дымлылыктагы 200 тоннага кадәр ашлык сакларга була. Ачык һавада саклаганда мондый шартларда ашлык яна башлый, – ди “Август-агротехнологии” дилерлык үзәге белгечләре. Моннан тыш, пресслап җыю, бункер-төягеч, агу-химикатлар сиптерү җайланмаларының заманча яңа төрләре тәкъдим ителде. “Татарстан кыр көне2020” республикакүләм күргәзмәсендә дә күрсәтелгән әлеге заманча техника.

– Мондый чарада беренче тапкыр катнашам. “Борго” чәчү комплекслары, йөзә торган өстәлле ургыч зур кызыксыну уятты, – ди “Август-агротехнологии” дилерлык үзәгенең яшь белгече Андрей Юдин.

Агрофирма басуларында төп техник көч булган зур егәрле тракторлар, комбайннар, ашлык киптергечләр дә күргәзмәдә лаеклы урын биләде.

Гыйлемле меңне егар

Кыр көнендә “Игенчелек академиясе” проекты кысаларында укулар да оештырылды. Казан дәүләт аграр университеты ректораты, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре республиканың яшь аграрийларына игеннәрне тәрбияләү, ашлыкны саклау буенча мастер-класслар күрсәтте. “Ноутил” технологиясен куллануның өстенлекләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен көз көне Мөслим җирлегендә кабат укулар үтәчәк. Кышкы чордагы укулар тәмамлангач, аларга белем күтәрү турындагы дипломнар тапшырылачак. Шул рәвешле Мөслимдә авыл хуҗалыгы өлкәсендә заманча белем алырга теләүче татарстанлылар өчен күрсәтмә проект тормышка ашырыла.

Светлана Фазылова.

 Айрат Фазылов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев