Мөслим-информ

Мөслим тәрбиячесе Регина Гыйздәтова республикада иң яхшылар арасында

Актаныш районының "Умырзая" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2017" бәйгесенең зона туры узды. Анда Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасыннан Индира Хәбирова, "Миләшкәй" балалар бакчасыннан Гөлназ Ярмөхәмәтова һәм "Күбәләк" балалар бакчасыннан Регина Гыйздәтова катнашты.

135 тәрбияче катнашкан әлеге зур бәйгенең иң-иңнәре сайланып, 30 тәрбияче арасына Регина Гыйздәтова да керде һәм бәйгенең финалында катнашу хокукын алды. Конкурсның финалы 14-16 март көннәрендә башкалабыз Казанның 131 санлы балалар бакчасында узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: