Мөслим телерадиокомпаниясе җиңүче

"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен уздыра торган "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев,...
"Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ел саен уздыра торган "ЭКОлидер" һәм "Кеше һәм табигать" республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев, ТР Президентының парклар һәм скверлар мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар катнашты.
"Бүген биредә әлеге мәсьәләләр һәм, гомумән, республикада бу юнәлештә башкарылган барлык эшләр дә мөһим булган кешеләр күп җыелган. Экология - ул тормыш, су, һава, туфрак һәм башкалар - бу без яшәгән мохит, һәм ул буш сүз генә түгел, - дип билгеләп үтте үзенең сәламләү чыгышында Илдар Халиков. - Конкурста меңнән артык кеше катнашуы бик яхшы", - диде ул.
Премьер җыелучыларга ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның, республикада әйләнә-тирә табигый мохитне саклауның катлаулы, әмма шул ук вакытта беренче чираттагы бурыч, дигән сүзләрен искәртте.
Быел конкурс комиссиясенең эше бик катлаулы булган - бәйгегә 1 меңнән артык эш алынган, алар арасыннан иң яхшыларын сайларга кирәк булган. "Һәр эш татарстанлыларның экологик куркынысызлык мәсьәләләренә битараф булмавын күрсәтте", - дип ассызыклады ТР экология һәм табигый ресурслар министры.
"Иң яхшы телесюжет" номинациясендә Мөслим телерадиокомпаниясе җиңүче дип билгеләнде. Муниципаль районнар арасында Мөслим районы икенче урынны яулады.
"ЭКОлидер" конкурсы җиңүчеләре һәм призерларына дипломнар, конкурска эшләнгән сыннар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
27 май 2022 - 19:28ТӘМЛЕТАМАК. Нарат күркәсеннән кайнатма Табигать даруханәсеннән файдаланучылар май аенда ук җиң сызганып эшкә керешә. Иске Вәрәш авылында яшәүче Бәһиҗә апа Баһауова да күптән урман, болын хәзинәләрен җыя башлаган. Нарат күркәсеннән кайнатма да әзерләргә өлгергән.8000
-
27 май 2022 - 14:13Балаларга – бүләк 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан “Кояшлы Ык” ял зонасында (Чаңгы базасы янында) бәйрәм оештырыла.12800
-
27 май 2022 - 13:21Әтием чик сакчысы булган Әтием Илдар Хәбибуллин, Яр Чаллы педагогия институтында беренче курсны тәмамлагач, 1987нче елның 27 июнендә хәрби хезмәткә китә.11300
-
27 май 2022 - 12:36Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы 2023 елга "Агротуризм»" авыл туризмын үстерү өчен проектлар сайлап алуны игълан итә ДокументларНЫ 2022 елның 9 июненә кадәр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк9900
-
27 май 2022 - 12:27Уку алдынгылары хөрмәтләнде Уку алдынгыларын, төрле өлкәдә уңышка ирешкән укучыларны хөрмәтләү тантанасы матур традициягә әйләнде.11800
-
27 май 2022 - 12:08"Транснефть – Прикамье" АҖ НПСДА масштаблы янгын-тактик өйрәнүләр үткәрде Максаты-федераль янгынга каршы хезмәт бүлекчәләре, җитәкчеләр, инженер-техник персонал һәм җитештерү объектының ирекле янгын сүндерү бүлекчәләре арасында шартлы янгыннарны сүндергәндә гамәлләрне эшләү.10200
-
27 май 2022 - 08:19Китапханәгә йөрисезме? 27 майда Россиядә китапханәләр көне билгеләп үтелә. Заманча технологияләр китап укучыларны киметте кебек. Бүген китапханәгә йөрүчеләр күпме? Әлеге сорау белән без райондашларыбызга мөрәҗәгать иттек.11401
-
26 май 2022 - 17:23Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим! Олы Чакмак авылында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан “Гасырларда яшә, мәгърифәтле Мөслим!” исемле фәнни-гамәли конференция узды.26900
-
28 апрель 2022 - 09:45Бездә кунакта. Район башлыгы Альберт Хуҗин белән әңгәмә
-
21 апрель 2022 - 10:51Чиләбе татар халык театры Таҗи Гыйззәтнең "Башмагым" спектаклен тәкъдим итте
-
25 май 2022 - 08:05Мөслимдә зона киңәшмәсе узды.ФОТОРЕПОРТАЖКичә Мөслимдә авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланган зона киңәшмәсе үтте. Киңәшмәне ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.30300
-
26 апрель 2022 - 14:23БАКЧАЧЫЛАР КОЛАГЫНА: Май аенда ниләр утыртабыз? Май - елның иң ямьле, бакчаларның ап-ак чәчәккә күмелә торган, яшелчә кишәрлекләрендә бигрәк тә яшелчәләрнең тәүге уңышларын күрсәтә торган ай.5119702
-
24 гыйнвар 2022 - 08:29Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты 20 гыйнвар көнне Мөслим мөхтәсибәте вәкилләре Түбән Камада булып кайтты.391600
-
10 март 2022 - 19:22Авылым тарихы. Иске Чакмак “Авылым тарихы” рубрикасы кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турында язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.340301
-
7 апрель 2022 - 14:21Авылым тарихы. Сөякәй Авылның исеме ике сүздән тора: “сөй” һәм “әкәй” (мари халкында хатын-кызларның тәңкәләр белән бизәлгән баш киеме).254304
-
7 май 2022 - 19:24Авылым тарихы. Базарлы Әмәкәй “Авылым тарихы” исемле рубрика кысаларында җирлегебездәге авыллар (юкка чыкканнарын да кертеп), биналар, оешмалар, якташларыбыз турындагы язмалар биреп барабыз. Хөрмәтле укучыларыбыз, сездән дә тарихи язмалар көтеп калабыз.217603
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Мөслим-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС 77-73825 от 28.09.2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Афзалова Римма Рашидовна
Адрес редакции: 423970, РТ, Муслюмовский район, село Муслюмово, ул.Пушкина, д.43
Телефон редакции: 8 (8-5556) 2-55-00, электронная почта muslimau@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика