Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим техникумы рестораторлар әзерли

Политехника техникумы яңа белгечлекләр тәкъдим итә.

Политехника техникумында 2021-2022 уку елында 196 егет һәм кыз белем алачак. Шуларның 56сы беренче курска килде.
Быел уку йорты өч яңа белгечлек тәкъдим итә: авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларны эксплуатацияләү, автотранспорт чараларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастеры, пешекче-кондитер эше.  
– Авыл хуҗалыгы техникасын һәм җиһазларны эксплуатацияләү – урта звено белгечлеге, – ди политехника техникумы директорының уку-производство эше буенча урынбасары Илгиз Җиһангиров. – Әлеге белгечлек үз эченә тракторчы-машинист, “В” һәм “С” категорияләре буенча машина йөртүче һәм слесарь-ремонтлаучы һөнәрләрен ала. Уку вакыты – 3 ел 10 ай.
Әлеге белгечлекне алырга теләүчеләр байтак – 25 егет. Автотранспорт чараларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү мастерына укырга теләүчеләр азрак – 18 кеше. Югыйсә, уку вакыты да азрак – 2 ел 10 ай. Әлеге белгечлек эшче профессия булып бара һәм егетләр машина йөртүче дә булып чыга.
Пешекче-кондитерларны техникум моңа кадәр дә әзерли иде. Аерма шунда: хәзер әлеге белгечлекне алу өчен 3 ел 10 ай укырга кирәк һәм, укып чыккан очракта, егет-кызлар пешекче-кондитер эше мастеры квалификациясен ала. “Рестораторлар булып чыгалар”, – ди Илгиз Җиһангиров. Булачак рестораторлар – тугызау.
Шунысын да әйтергә кирәк, соңгы елларда пешекче һөнәрен сайлаучылар арасында егетләр дә шактый. Политехника техникумында бу юнәлештә белем алучыларның сигезе – егетләр! 
Яңа белгечлекләр беренче курска килүчеләргә тәкъдим ителә. Шул ук вакытта тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы, пешекче-кондитер юнәлешендә дә укулар дәвам итә. 
– Мөмкинлекләр бар. Гыйлем алып, үз юлыгызны табыгыз, – диде район башлыгы Рамил Муллин техникум укучыларын сәламләгәндә. – Эшче һөнәрләргә бүген сорау зур. Сез сайлаган белгечлекләр буенча керемле эш табарга да, акча эшләргә дә була.
Техникум директоры Илнар Миргалимов укучыларны авырлыклар алдында куркып калмаска өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев