Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим табиблары XIV Россия конгрессында катнашты

Казанның "Корстон" күңел ачу үзәгендә "Идел буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе" исеме астында XIV нче Россия конгрессы узды.

Анда район педиатры Резеда Мөҗипова да катнашты. Конгресста неонотология буенча актуаль проблемалар, сабыйларга кагылышлы башка мәсьәләләр турында да киңәйтелгән сөйләшү, фикер алышу булды. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин бүгенге медицинада булган яңалыклар, яңа алымнар турында сөйләде. Конгресстан соң "Медицина учреждениесендә корпоратив компетенциянең бердәм моделен булдыру" исеме астында тренинг узды. Башкаланың республика клиник хастанәсе каршындагы югары технологияләр белем бирү үзәгендә оештырылган әлеге чарада Резеда Мөҗипова белән бергә районның баш табибы Рамил Морзаханов, район үзәк хастаханәсенең кадрлар бүлеге инспекторы Эльвира Хәсәнова да катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев