Мослим

Мөслим табиблары тәбрикләүләр кабул итте

20 июнь көнне сәламәтлек саклау системасы хезмәткәрләре сабантуена җыелды. Ел да уздырылучы бу бәйрәмдә ел әйләнәсе тырыш хезмәт куйган табиблар, шәфкать туташлары бүләкләнә.

Быел да район башлыгы Рамил Муллин ак халатлы шәфкать ияләренә РФ, ТР һәм район җитәкчелеге бүләкләрен җиткерде. Җыр-биюләр, сабантуйның милли уеннары - болар барысы да табибларга күңелле мизгелләр бүләк итте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: