Мөслим-информ

Мөслим табиблары Актанышта узган спартакиадада 5 урынны алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

12 майда Актаныш районында Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең "Сәламәтлек - 2017" традицион зона спартакиадасы узды. Анда 6 муниципаль районнан сәламәтлек саклау хезмәткәрләре катнашты: Актаныш, Минзәлә, Ютазы, Сарман, Зәй һәм Мөслим районнары. Ярыш 6 спорт төре буенча барды: волейбол (ир-атлар һәм хатын-кызлар), бадминтон (ир-атлар һәм хатын-кызлар), өстәл теннисы (ирләр һәм хатын-кызлар),...

Мөслим районы медицина хезмәткәрләре түбәндәге дисциплиналарда призлы урыннар яулады:

1 урын - кызлар командасы җиңел атлетика буенча;

3 урын - аркан тарту ир-атлар;

3 урын - аркан тарту хатын-кызлар;

3 урын - өстәл теннисы Абдуллина Гөлфия Наиль кызы;

3 урын - шахмат Хайртдинов Рамил Рафаил улы.

Гомуми нәтиҗә: имгәнүләр булмады. Һәркем яхшы кәеф туплап кайтты. Гомуми баллар нәтиҗәләре буенча Мөслим табиблары бишенче урынга чыкты. Командалар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: