Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим спорт мәктәбе Татарстан Кубогын яулады

Ярышларда Татарстан Республикасының унҗиде районыннан 450 спортчы катнашты.

16-18 ноябрь көннәрендә Алабуга шәһәрендә кул көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярышларда Татарстан Республикасының унҗиде районыннан 450 спортчы катнашты. Данияр Хәбибуллин, Ислам Гайнуллин, Илдан Әһлиев, Алия Минкина, киеренке көрәштә үз үлчәү категорияләрендә җиңү яулап, Татарстан чемпионнары булдылар. Алмаз Ситдыйков, Илһам Бариев, Ранис Сөләйманов, Закир Кәримов, Рәмис Талыйпов – көмеш, Әмир Каюмов, Ислам Ханов, Рәфгать Әхмәдиев, Данил Парфенов бронза медаль яуладылар. Татарстан беренчелегендә Мөслим спорт мәктәбе командасы беренче урынны алды һәм команда зачетында Татарстан Кубогын яулады. Укучыларның 12 нче спартакиадасы нәтиҗәләре буенча шулай ук, беренче урын өчен кубок белән бүләкләнделәр. Тренеры-  Ларис Бариев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев