Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгатькәрләре республика фестиваленнән дипломнар белән кайтты

4 ноябрь көнне Казанда "Татарстан - туган йортыбыз" дип исемләнгән республика фестивале узды. Фестивальдә республикабызның төрле районнарыннан җыр һәм бию, фольклор ансамбльләре катнашты.

900 дән артык кеше чыгыш ясаган фестивальдә Мөслим данын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Абдуллин җитәкчелегендәге "Мөслим тугайлары" һәм ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов җитәкчелегендәге "Ык буйлары" җыр һәм бию ансамбле яклады. Ансамбльнең балетмейстеры - Индира Тимкина. "Ык буйлары" тамашачыларга мари халык биюен тәкъдим итте. Мәртәбәле жюри һәм тамашачылар Мөслимлеләрнең чыгышларына югары бәя бирделәр. Райондашларыбыз төрле номинацияләрдә фестивальнең дипломнарына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев