Мөслим-информ

Мөслим сәнгать мәктәбендә пионерга кабул итү тантанасы узды

29 октябрь - ил тарихында Комсомол туган көне буларак билгеле. Шул уңайдан сәнгать мәктәбендә әлеге датага багышланган чара үтте.

Комсомол туган көне Советлар Союзы чорында тәрбияләнгән балалар өчен зур бәйрәм булган. Билгеле, бүгенге яшьләр әлеге бәйрәм турында бик аз мәгълүматка ия. Сәнгать мәктәбендә узган Комсомол туган көне пионерлар, октябрятлар, комсомоллар турындагы чыгышлар, җырлар, кинолардан өзекләргә бай булды. Фортепиано бүлеге укытучысы Гөлназ Хафизова балалар катнашында "пионерга кабул итү" тантанасын тасвирлап күрсәтте. Укучылар бердәм булып яхшы укырга "ант бирделәр".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: