Мөслим-информ

Мөслим сәнгать мәктәбендә Әлфия Айдарская белән очрашу узды

31 октябрь көнне Мөслим сәнгать мәктәбендә легендар татар композиторы, танылган артистка, беренче татар җырчысы, опера театры солисты Сары Садыйкова һәм режиссер, Мәскәүдә татар театрына нигез салучы, "Сания" исемле беренче татар операсын куйган Газиз Айдарскийның кызы - Әлфия Айдарская белән очрашу булды.

Күрнекле әти-әнисенең танылган кызы бөтен гомерен иҗатка һәм театрга багышлаган. Талантлы балерина белән очрашуга һәркем шат булгандыр. Мәктәп белән танышкач, укучылар Сара Садыйкова репертуарыннан җырлар башкарды. Әлфия Газизовна мөслимлеләрне легендар-җырчының конкурс-фестиваленә чакырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: