Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим сәнгать мәктәбендә брейн-ринг үтте

Мөслим сәнгать мәктәбен төрле елларда тәмамлаган укучыларыбызның әлеге очрашуы үзенчәлекле формада узды. Брейн-ринг бәйгесенә җыелган студентлар һәм мәктәпнең бүгенге укучылары музыка темасына кагылышлы сорауларга җавап бирде, уеннарда катнашты. Чараны вокал сәнгате бүлеге укучылары әзерләгән иде. Уенда катнашучылар хор белән җырлар башкарды, видеосорауларга җавап бирде, һәр катнашучы үзенең талантын да тасвирлап күрсәтте. Студентларны аерым телгә алмый мөмкин түгел. Алар: Илсур Кирамов (Мөршидә Әхмәтҗанова сыйныфында белем алган), Рушан Салихов (Гөлназ Йосыпова классында укыган), Зилә Кыямова (Азия Заһидуллина укытучысы) - Әлмәт музыка көллиятендә белем алалар; Миләүшә Шәяхмәтова һәм Нурлан Шаехов (Ләйсән Замалова сыйныфда белем алганнар) - Алабуга һәм Казан шәһәрендәге урта һөнирә уку йортында укыйлар. Уенга килгәндә, брейн-ринг 19:25 исәбе белән тәмамланды. Бүген сәнгать мәктәбендә белем алучы укучылар җиңү яулады. Ахырдан барлык катнашучылар бергәләп районыбыз гимны булган "Мөслимем" җырын башкарды. Студентлар укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде, чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Мәгариф бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X