Мөслим сәнгать мәктәбендә баян тарихын өйрәнделәр
Мөслим сәнгать мәктәбендә "Баянның барлыкка килү тарихы" дигән темага методик хәбәр ясалды.
Халык уен кораллары бүлеге укытучысы Әлфинур Гыйльметдинова балаларга һәм укытучылар коллективына халык тарафыннан яратылган әлеге уен коралының барлыкка килү тарихын сөйләде. Ахырдан чарада катнашучылар бөек композитор И.С.Бахның "Токката и фуга (ре минор)" дигән әсәрен тыңлады. Язмада әлеге әсәрне танылган баянчы Сергей Иванцов башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев